Баш бит » 2014 » Февраль » 06
Татнетны үстерү фонды, быел кабул ителгән эш планы кысаларында, Интернет челтәренең татар сегментын үстерү юнәлешендә актив эш башлап җибәрде.
    Иң төп эш юнәлешләренең берсе - халыкны Татнет белән таныштыру. Сораштырулар һәм аналитик мәгълүматларга караганда, Татарстан халкы, шул исәптән татар яшьләре дә, татар сайтлары белән әлегә бик аз таныш. Татар телендә эшләп килгән күп кенә файдалы сайтлар игътибардан читтә калалар. Күпләр мәгълүматны татар телендә эзләмиләр һәм эзли белмиләр. Шул сәбәпле, татар сайтларына эләкмиләр дә.
    Әлеге максаттан, бүген, 5 февраль көнне, Татнетны үстерү фонды 12 нче санлы татар кызлар гимназиясе укучылары белән очрашты. Укучыларга Интернет челтәрендәге татар проектлары турында презентация тәкъдим ителде, Татнет тарихы сөйләнде, дәүләт җитәкчелеге дәрәҗәсендә эшләп килгән сайтларның татар версияләре, мәгариф темасына якын интернет-проектлар күрсәтелде. Укучылар үзләре өчен файдалы булган татар сайтлары белән таныштылар, сорауларына җаваплар алдылар. Фонд тарафыннан очрашуга шулай ук "Татар культурасы" ... Дәвамы
Караулар: 1274 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 06.02.2014