Баш бит » 2014 » Октябрь » 31

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Федерациясе субъектларындагы һәм чит илләрдәге укучылар һәм студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан III халыкара олимпиада уздырылу турында хәбәр итә.

Олимпиадада Россия Федерациясе субъектлары һәм чит илләрдә яшәүче14-25 яшьлек укучылар һәм студентлар катнаша ала.

Олимпиада ике турда үткәрелә: беренче һәм икенче турлар.

2014 нче елның 1 ноябреннән алып 21 декабренә кадәр КФУның abiturient.kpfu.ru порталында беренче (сайлап алу) туры катнашучыларын теркәү була.

2014 елның 8 декабреннән алып 21 декабренә кадәр беренче тур (сайлап алу) Интернет-тест узу формасында үткәрелә. Интернет-тест узу мәктәпләрдәге һәм югары уку йортларындагы компьютер сыйныфлары яки катнашучыларның шәхси компьютерлары аша читтән торып үткәрелә. Теркәлү һәм тест үтүдә катнашу кагыйдәләре турында күрсәтмә КФУның abiturient.kpfu.ru порталына урнаштырылган.

Интернет-тест узуга күрсәтмә нигезендә тиешле вакытта КФУ порталында теркәлүчеләр һәм барлык тиешле кырларны төгәл тутыручылар кертелә.

Интернет-тест уздыру нәтиҗәләре КФУ порталында 2014 елның 26 декабренә кадәр эленәчәк.

... Дәвамы
Караулар: 1309 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 31.10.2014