Ап-ак карлы, салкын кышкы җиһан,
Мамык шәлен салды бүгеннән.
Хәзер инде җанга җылы өстәп,
Яз кояшы сибә күгеннән.
Энҗе тамчы тама тып-тып итеп,
Кыектагы сөңге бозлардан.
Йөрәкләр дә тибә җилкенсенеп,
Яз сулышы өргән назлардан.
Күлләвекләр ага, ярсып чаба.
Челтер-челтер аның тавышы,
Сайрар кошлар кайтып туган якка,
Парын сайлап канат кагышы.
Җанга сихәт бирә шул мизгелләр,
Яшим шулай язда юанып.
Шатлыгыннан күккә сикерердәй,
Сабый бала кебек куанып. /Азат Хәкимҗанов/
