Баш бит » 2015 » Сентябрь » 11

   Казан каласының “Родина” кинотеатрында XI  "Мөселман киносы" фестивале кысаларында  якташыбыз, язучы, журналист Заһид Мәхмүдинең "Әче балан" әсәре нигезендә төшерелгән "Җәза" фильмының премьерасы  киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Бу көнне тамашачылар арасында танылган язучыларны да, артистларны да, журналистларны да,  Магнитогорск, Уфа, Ижау, Свердлау калаларыннан килгән татарларны да күрергә мөмкин иде. Премьерага Кукмарадан да егермедән артык кешелек делегация барды. Зал халык белән шыгрым тулы булып, баскычларда басып торырга да урын юк  иде.

   Фильмда бер  гаиләдәге мөнәсәбәтләр, бала тәрбияләүдә ата-ана җаваплылыгы,  кылган гамәлләр өчен җавап бирү турында сүз бара. Ата кеше яшь чагында, сугыш кырында бер санитарка кызны көчли. Бу кыз аңа: ”Мин сине хәрби трибуналга бирәм “, - ди. Егет куркуыннан кызны буып үте ... Дәвамы

Караулар: 1223 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 11.09.2015