Баш бит » Яңалыклар
   Укытучы бу тормышта нинди бүләкләргә лаек? Заман укытучысы өчен бүгенге көндә ниләр кирәк?
Әлбәттә, бу сораулар гасырлардан бирле бирелеп килә. Укытучы елында да бу сораулар бирелмәсә, ахмаклык булыр иде. Әмма сорау биреп кенә калырга түгел, ул сорауларга җаваплар да табарга кирәк. Җавап табып калырга гына түгел, укытучыга хезмәтенә күрә хөрмәт күрсәтә белергә кирәк.
Бу максаттан дәүләтебез беренче адымнарын ясый башлады инде. Бу адымнар әле алай зур булмаса да, аларның инде булуы шатландыра.
    Шундый адымнарның берсе - укытучыларны компьютер һәм ноутбуклар белән тәэмин итү. Бу максаттан оештырылган бәйгеләрнең берсе "Укытучыга - компьютер" ("Компьютер - учителю") дип атала. Әлбәттә, компьютер хәзер инде әле мәктәпкә кермәгән балада да бар. Көн дә мәгълүмат белән эшләүче укытучылар өчен компьютер кирәк тә кирәк.
Караулар: 2044 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 19.05.2010

                       УКЫТУЧЫ ЕЛЫ БЕЛӘН!
                                
Караулар: 2015 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 25.01.2010

« 1 2 ... 71 72 73