Баш бит » Яңалыклар

Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда татар театрының 110 еллыгына күргәзмә ачылды (Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). Кичә "Казан Кремле" музей-тыюлыгында урнашкан Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда "Татар мәдәнияте коды: беренче татар театрына 110 ел" күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә ачылу тантанасының дәвамы гадәти күзәтү экскурсиясе форматында түгел, ә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Наилә Гәрәева, Ренат Таҗетдинов, Луара Шакирҗанова, Әзһәр Шакиров белән иҗади кичә рәвешендә узды.

"Театр тарихының һәрбер чорыннан экспонат табырга мөмкин" ... Дәвамы

Караулар: 186 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 04.11.2016

VII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесе җиңүчеләреКичә, 2 нче ноябрь көнне, Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында VII Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Әлеге тантанада бәйгенең финалистлары, жюри әгъзалары, узган еллардагы җиңүчеләр, татар интернеты белән даими кызыксынучы татнетчылар катнашты.          Татарстан Республикасы ... Дәвамы

Караулар: 156 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 04.11.2016

Композитор София Гобәйдуллина «Дуслык» ордены белән бүләкләнде     Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күренекле композитор, Россия композиторлар берлеге әгъзасы София Гобәйдуллинаны 85 яшьлек юбилее белән котлады. Рөстәм Миңнеханов София Гобәйдуллинага музыка сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык иҗат эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – «Дуслык» ордены тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә Президент резиденциясендә узды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

... Дәвамы

Караулар: 165 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 03.11.2016

« 1 2 3 4 ... 72 73 »