19:38 "Ана теле" он-лайн мәктәбе 2014 нче елның 1 нче февраленнән штат режимында эшли башлый | |
Татар теленә читтән торып өйрәтүче "Ана теле”
он-лайн мәктәбе 2014 елның 1 февраленнән штат режимында эшли башлый.
Гыйнвар ахырында проектның сынау чоры тәмамлана. Әлеге проект белән
КФУның Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты базасында
оешкан, педагогика фәннәре кандидаты Кадрия Фәтхуллова җитәкчелегендәге
махсус үзәк идарә итәчәк. Үзәк үз эченә татар теленә дистанцион өйрәтү
кабинетын, укыту-методик кабинетны ала. Бу хакта бүген Education First
компаниясе белән берлектә оештырылган матбугат очрашуында ТР Мәгариф һәм
фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин белдерде. Билгеле булганча, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы "Ана теле”н эшләү турындагы килешүне Education First компаниясе белән 2012 елда август аенда укытучыларның Мамадышта узган традицион август киңәшмәсе вакытында төзегән иде. Компания, үзенең белем бирү өлкәсенә инновацион технологияләрне кертү буенча күпьеллык тәҗрибәсен кулланып, татар телен өйрәнү өчен методология һәм техник базаны эшләде. Филология фәннәре докторы Фәйрүзә Тарасова җитәкчелегендәге эшче төркем – Татарстанның проектның эчтәлек ягын баетты. Нәтиҗәдә "Ана теле” грамматика, лексика, фонетика һәм сөйләм теленә өйрәнү өчен дәресләр белән баетылган, видеофильмнарга, аудиороликларга зур урын бирелгән. Системада 299 видеофильм, 10950 аудио ролик, 6795 фотография бар. Экспертлар фикеренчә, мондый төрдәге проект Россия һәм БДБ илләренең башка халыклары туган телләрен өйрәнү өчен дә җирлек була ала. Аны тормышка ашыручылар фикеренчә, "Ана теле” – телне дөнья күләмендә дәүләт программалары ярдәмендә өйрәтү өлкәсендә яңа сулыш. Бу программа тулы бер халыкны гына берләштереп калмыйча, чит тел буларак та башкаларда да кызыксыну тудырырга сәләтле. Агымдагы елның 1 февраленнән әлеге проектка htpp://anatele.ef.com буенча урнашкан адрес белән беренче 10 мең кулланучыга керү мөмкинлеге тудырылган. Данил Мостафин хәбәр иткәнчә, башта әлеге проекты тирәсендә ыгы-зыгы туган: 10 мең кереп теркәлгән дә, башкаларга урын калмаган. Аннан соң инде кереп тә шөгыльләнмәүчеләр төшеп калган, татар телен өйрәнергә теләүчеләргә юл ачылган. Системада теркәлгәннән соң, телне ни дәрәҗәдә белүенә карап, телне өйрәнүчеләрне билгеле бер дәрәҗәгә юллыйлар. Проект 9 дәрәҗәдән тора. Һәр дәрәҗә үзе 8 бүлеккә бүленгән. Һәр бүлектә тыңлау, сөйләм, уку, язу компетенцияләре бар. Биредә шулай ук яңа тема өйрәнәләр, яңа фильм карыйлар, алда әйтеп үткән компетенцияләр кергән күнегүләр эшлиләр, тел сыйныфында шөгыльләнәләр һ.б. Биредә виртуаль онлайн дәресләрдә катнашып, белемеңне арттырып була. Д.Мостафин фикеренчә, дәресләрне алып баручы укытучылар, оста белгеч кенә түгел, оста дирижер да булырга тиеш. Чөнки белем биргәндә укучылардагы психологик каршылыкларны да бетерергә кирәк. Биредә шулай ук лингафон кабинеты, язу лабораториясе, грамматик белешмәлек, блокнот/сүзләр карточкасы, тәрҗемәче, текстны тавышландыру, өлгергәнлек турында хисап, хисап үзәге бүлекләре бар. Көненә 45 минутлык 16 дәрес үтә. Атнасына 7 көн, тәүлегенә 24 сәгать эшләгән онлайн мәктәптә бүгенге көндә 10052 кеше шөгыльләнә. Аларның 9801е – Россиядән, 251е – 39 илдән. Аерым алганда, Әфганстан, Германия, Кытай, Үзбәкстан, Австралия, Гонконг, Колумбия, Израиль, Һиндстан, Франция, Иордания, Бельгия, Испания, Канада, Япония һ.б. илләр бар. Данил Мостафин хәбәр иткәнчә, "Ана теле” онлайн мәктәбе турында уңай фикерләр генә ишетергә туры килә. Быел әлеге проект Татарстан мәктәпләре татар теле һәм әдәбияты укытучыларына да файдалану өчен тәкъдим ителгән. Чыганак | |
Караулар: 1409 | | |