Баш бит » 2013 » Декабрь » 31
   Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада уздыруның оештыру комитеты бәйгенең Интернет-тест формасындагы беренче (сайлап алу туры) тәмамлану турында хәбәр итә. Ул 16-20 декабрь көннәрендә узды. Беренче тур нәтиҗәләре КФУның abiturient.kpfu.ru порталында 2013 елның 27 декабренә кадәр билгеле булачак.
Һәр категория буенча икенче турда катнашу мөмкинлеге Олимпиаданы оештыру комитеты тарафыннан 2014 елның 12 гыйнварена кадәр билгеләнә. Әгәр җиңүчеләр саны алдан билгеләнеп куелган катнашучылар саныннан артып китсә, беренче тур җиңүчеләренә өстәмә бирем бирелә.
Икенче турга узган катнашучылар исемлеге КФУның abiturient.kpfu.ru порталында яки ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында 2014 елның 31 гыйнварына кадәр урнаштырылачак. Икенче тур 2014 елның 23-27 апрель көннәрендә үткәрелә.
Олимпиадада РФ субъектлары һәм чит илләрдә яшәүче 14-25 яшьлек укучылар һәм студентлар катнаша ала.


Чыганак
Караулар: 1238 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 31.12.2013

   РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) 2014 елда Бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) тапшыруның бердәм расписаниесе проектын әзерләде.
2014 елда БДИны вакытыннан алда шушы көннәрдә биреп булачак: рус теле буенча имтиханны тапшыру – 21 апрельгә, чит телләр, география, тарих һәм химия – 24 апрельгә, математика – 28 апрельгә, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләр (ИКТ), биология, җәмгыять белеме, рус әдәбияты һәм физика 5 майга куелган. Бу көннәрдә ниндидер җитди сәбәп белән имтихан бирмәүчеләр яки имтихан эшләрен тәмамлый алмаучылар өчен өстәмә көн итеп 8 май куелган.
Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның гадәттәгечә вакыты 26 майдан алып 11 июньгә кадәр билгеләнгән. 26 майда – география, рус әдәбиятыннан; 29 майда – бөтен укучылар өчен тапшыру мәҗбүри булган рус теленнән; 2 июньдә – чит телләр, физикадан; 5 июньдә – бөтен укучылар өчен тапшыру мәҗбүри булган математикадан; 9 июньдә - информатика һәм информацион-коммуникацион технологияләр (ИКТ), биология, тарихтан; 11 июньдә –җәмгыять белеме, химиядән сынау тотарга мөмкин.
Бу көннәрдә ниндидер җитди сәбәп белән имтихан бирмәүчеләр яки имтихан эшләрен тәмамлый алмаучылар өчен 16, 17, 18, 19 июньдә резерв көннәр куелган.
Бердәм дәүләт имтиханы ... Дәвамы
Караулар: 1220 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 31.12.2013

   Татар теленә читтән торып өйрәтүче "Ана теле” он-лайн мәктәбе 2014 елның 1 февраленнән штат режимында эшли башлый. Гыйнвар ахырында проектның сынау чоры тәмамлана. Әлеге проект белән КФУның Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты базасында оешкан, педагогика фәннәре кандидаты Кадрия Фәтхуллова җитәкчелегендәге махсус үзәк идарә итәчәк. Үзәк үз эченә татар теленә дистанцион өйрәтү кабинетын, укыту-методик кабинетны ала. Бу хакта бүген Education First компаниясе белән берлектә оештырылган матбугат очрашуында ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин белдерде.
Билгеле булганча, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы "Ана теле”н эшләү турындагы килешүне Education First компаниясе белән 2012 елда август аенда укытучыларның Мамадышта узган традицион август киңәшмәсе вакытында төзегән иде. Компания, үзенең белем бирү өлкәсенә инновацион технологияләрне кертү буенча күпьеллык тәҗрибәсен кулланып, татар телен өйрәнү өчен методология һәм техник базаны эшләде. Филология фәннәре докторы Фәйрүзә Тарасова җитәкчелегендәге эшче төркем – Татарстанның проектның эчтәлек ягын баетты. Нәтиҗәдә "Ана теле” грамматика, лексика, фонетика һәм сөйләм теленә өйрәнү өчен дәресләр белән баетылган, видеофильмнарга, аудиороликларга зур урын бирелгән. Системада 299 видеофильм, 1 ... Дәвамы
Караулар: 1326 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 31.12.2013