Баш бит » 2012 » Февраль » 21 » Бүген Халыкара туган тел көне
20:23
Бүген Халыкара туган тел көне
   Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә.
   1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 нче елның 21 февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.
    Ни өчен Халыкара туган тел көне итеп 21 февраль билгеләнгән сон? Эш шунда: 1952 нче елның 21 февралендә Пакыстанда банглы теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән 5 студент үтерелгән була. Билгеле булганча, Пакыстанның көнчыгыш өлеше соңрак Бангладеш бәйсез дәүләтенә әйләнә.
    ЮНЕСКО Халыкара Туган тел көнен билгеләп үтүне хуплап чыга. Чөнки бу оешма дөнья халыкларының матди булмаган мирасын саклау өчен көрәшә, традицион яисә халык музыкасын, биюләрен, гореф-гадәт һәм йолаларны, авыз иҗатын һәм җирле халыкларның туган телләрен саклап калу буенча зур эшчәнлек алып бара.
   Җир йөзендә бүгенге көндә 6000 тел бар дип исәпләнә. Шулардан иң күп санлы кешеләр тарафыннан кулланыла торганы — кытай теле, бу телдә 1,2 млрд. кеше сөйләшә, инглиз телендә — 478 млн, хинди телендә — 437 млн, испанда — 392 млн, рус телендә — 284 млн, гарәптә — 225 млн, португалда — 184 млн, француз телендә 125 млн кеше сөйләшә.
    Таралыш тыгызлыгы ягыннан мондый саннарны китерергә мөмкин: 6000 телнең яртысы Азия-Тын Океан регионында кулланыла. Яңа Гвинея төбәгеннән исә 1000 тел чыккан дип санала.
     Белгечләр киләсе йөзьеллыкта барлык телләрнең 95% ы яшәүдән туктар дип фараз итә. Мәсәлән, бер ел эчендә 10 тел юкка чыга дигән фикер бар. Тел ягыннан аеруча чуар булган төбәкләрдә телләрнең юкка чыгуы бигрәк тә көчле. Африкада биш йөздән кимрәк кеше сөйләшә торган 200 тел барлыгы билгеле, Америка Кушма Штатларында һәм Канадада индеецларның 200 теле юкка чыгу алдында тора дип саныйлар. Бу процесслар аеруча Бразилиядә көчле. Көньяк-Көнчыгыш Азиядә 600-700 тел бар, шуларның кырыгы дәүләт ярдәменә мохтаҗ. Европа илләрендә 123 телдән тугызы юкка чыккан, егерме алтысысы югалу алдында тора, тагын 38 телгә шундый ук куркыныч яный.
     Күргәнебезчә, дөньяда бик күп телләргә бетү куркынычы яный. Тел юкка чыктымы, шул телдә сөйләшкән халык та юкка чыга дигән сүз, чөнки ул инде башка телдә сөйләшә башлый, шул телдәге мәгълүматны үзләштерә, ә аның үз бабаларының йөзләрчә ел үсеп-формалашып килгән мәдәнияты тел белән бергә юкка чыга.
     Татарстанда туган телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү юнәлешендә "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” ТР Законы һәм 2004-2013 елларга ТР дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР дәүләт программасы эшләп килә. 
Караулар: 1926 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: Халыкара туган тел көне