Баш бит » 2012 » Февраль » 21
   Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә.
   1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 нче елның 21 февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.
    Ни өчен Халыкара туган тел көне итеп 21 февраль билгеләнгән сон? Эш шунда: 1952 нче елның 21 февралендә Пакыстанда банглы теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән 5 студент үтерелгән була. Билгеле булганча, Пакыстанның көнчыгыш өлеше соңрак Бангладеш бәйсез дәүләтенә әйләнә.
    ЮНЕСКО Халыкара Туган тел көнен билгеләп үтүне хуплап чыга. Чөнки бу оешма дөнья халыкларының матди булмаган мирасын саклау өчен көрәшә, традицион яисә халык музыкасын, биюләрен, гореф-гадәт һәм йолаларны, авыз иҗатын һәм җирле халыкларның туган телләрен са ... Дәвамы
Караулар: 1926 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 21.02.2012