Баш бит » 2015 » Декабрь » 14 » Балалар өчен татар әкиятләре мультимедиа җыентыгы дөнья күрде
17:19
Балалар өчен татар әкиятләре мультимедиа җыентыгы дөнья күрде

татар әкиятләре   Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды үсеп килүче яшь буынны татар фольклоры һәм әдәбияты белән таныштыручы “Хәзинә” дип исемләнгән яңа проект тормышка ашыра башлады.  Фонд күптән түгел танылган татар әкиятләре тупланган ике DVD-диск чыгарды: аларның берсе - татар, икенчесе - рус телендә, һәркайсында ун әкият. Бу әкиятләрне балалар укый, карый яки тыңлый ала. Әкиятләрне К.Тинчурин театры актеры Зөлфәт Закиров укый, ә иллюстрацияләрне рәссам Альберт Галимов ясаган. Проектта композитор Радик Сәлимов көйләре файдаланылган.

“Бүгенге мәгълүмати технологияләр заманында балаларны халкыбызның бай рухи мирасы белән мультимедиа мөмкинлекләре аша таныштыру үтемле булачак”, - дип белдерә фондның башкарма директоры Нурия Хашимова.

Мең данәдә чыгарылган дисклар республика мәктәпләренә, балалар иҗат үзәкләренә, балалар бакчаларына бушлай таратылачак.

Караулар: 1030 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: балалар өчен, әкият