Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Казан шәһәренең «Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия» гомуми белем бирү учреждениесе белән берлектә күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге һәм ТРның Г.Тукай исемендәге бүләкләре лауреаты, халык язучысы Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын, татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан 2016 нчы елның март аенда укытучыларның һәм укучыларның III республика конференциясен оештыру турында хәбәр итә.
Конференциянең нигезләмәсе
Караулар: 1331 |
Өстәде: Ләйсән |
Өстәү вакыты: 14.12.2015
|
Өч татар шагыйренең әсәрләре “Россия халыклары заманча поэзиясе антологиясе”ндә урын алачак. Бүгенге көндә яшәп иҗат итүче кайсы әдипләрнең шигырьләрен рус теленә күчереп, Россия җәмәгатьчелегенә җиткерүне эксперт комиссиясе хәл итәчәк.
“Россия халыклары заманча поэзиясе антологиясе”н Мәскәүнең тәрҗемә әсәрләр бастыру тәҗрибәсе булган “Берләшкән гуманитар нәшрият” (ОГИ нәшрияты) ширкәте бастырып чыгарачак. Моның өчен алар быел Россия Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән “2016-2017 елларга Россия Федерациясе халыклары милли әдәбиятларына ярдәм итү” программасы финанс чараларыннан файдаланачак. Россиядә игълан ителгән Әдәбият елы кысаларында эшләнгән әлеге программа кысаларында 2017 елга кадәр Россия халыклары поэзиясеннән тыш, заманча проза, балалар әдәбияты һәм драматургиясе үрнәкләрен дә рус теленә тәрҗемә итеп, антологияләр нәшер итү көтелә.
Нәшрият генераль директоры Дмитрий Ицкович сүзләренчә, Россиядә йөздән артык тел исәпләнә, аларның 44 ендә әдәби әсәрләр иҗат ителә. Поэзия антологиясенә шул 44 телнең барысы да керәчәк. Бүгенге көндә унсигез төбәктә язучылар, галимнәр, тәрҗемәчеләр катнашында эксперт төркемнәр оештырылган. Ел азагы
...
Дәвамы
Караулар: 1007 |
Өстәде: Ләйсән |
Өстәү вакыты: 14.12.2015
|
Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды үсеп килүче яшь буынны татар фольклоры һәм әдәбияты белән таныштыручы “Хәзинә” дип исемләнгән яңа проект тормышка ашыра башлады. Фонд күптән түгел танылган татар әкиятләре тупланган ике DVD-диск чыгарды: аларның берсе - татар, икенчесе - рус телендә, һәркайсында ун әкият. Бу әкиятләрне балалар укый, карый яки тыңлый ала. Әкиятләрне К.Тинчурин театры актеры Зөлфәт Закиров укый, ә иллюстрацияләрне рәссам Альберт Галимов ясаган. Проектта композитор Радик Сәлимов көйләре файдаланылган.
“Бүгенге мәгълүмати технологияләр заманында балаларны халкыбызның бай рухи мирасы белән мультимедиа мөмкинлекләре аша таныштыру үтемле булачак”, - дип белдерә фондның башкарма директоры Нурия Хашимова.
Мең данәдә чыгарылган дисклар республика мәктәпләренә, балалар иҗат үзәкләренә, балалар бакчаларына бушлай таратылачак.
Караулар: 1107 |
Өстәде: Ләйсән |
Өстәү вакыты: 14.12.2015
|
|