Баш бит » 2016 » Гыйнвар » 17 » Белем.ру порталында укытучылар үз блогларын алып бара ала
22:46
Белем.ру порталында укытучылар үз блогларын алып бара ала

Хөрмәтле сайт кунаклары, коллегаларым! Яхшы яңалык - Белем.ру порталында блоглар алып бару мөмкинлеге булдырылган. Гыйнвар аенда ул тест тежимында эшләячәк, февраль аеннан рәсми рәвештә эшләп китәчәк.Әлеге мөмкинлек нинди максатларда булдырылган һәм укытучылар өчен ул кайсы яклардан файдалы булачак соң?

  1. Күп кенә бәйгеләрдә катнашканда, квалификацияне күтәргәндә яисә раслаганда укытучының үз сайты яисә блогы булу сорала. Сайт ясау/ясату шактый катлаулы эш һәм өстәмә чыгымнар сорый. Блог ясау артык катлаулы түгел, моның өчен өстәмә чыгымнар кирәкми.
  2. Үз блогын укытучы-блоггер һәркайда визит карточкасы буларак күрсәтә ала. Блоггер тәхәллүсеһәм логины үзгәртелмәсә, блогның url-адресы үзгәрми. 
  3. Блог һәм аның интерфейсы тулысынча татар телендә. Татар телендә белем бирүче укытучыларга Татнет челтәрендә үзләрен танытырга бу менә дигән мөмкинлек.
  4. Блогта укытучы үз хезмәтләрен туплап бара, уй-фикерләрен белдерә ала. Блог кулланып укучылары белән өстәмә белем бирү системасын җайга сала ала һ.б. шундый мөмкинлекләр ачыла.
  5. Блоггер үз блогында башка теркәлгән кулланучылар белән фикер алыша, дискуссия оештыра ала.

Тулырак мәгълүмат монда

Форсаттан файдаланып, мин дә үз блогымны ачып җибәрдем) Рәхим итегез!

 

 

Караулар: 1024 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: блог, татар теле, Белем.ру