Әле дә истә: без, Байлангар авылы кешеләре, Нәҗип ага Насыйбуллинның олы улы Мәгъсүм Казанда прокуратурада эшли икән, дип ишетеп белә идек, китаплары белән дә танышып бардык, әмма үзен күреп сөйләшкән юк иде.1970 еллар башында, җәйнең матур бер көнендә, авылга Мәгъсүм абый кайткан икән дигән хәбәр безгә - ул вакыттагы “Маяк” колхозы җитәкчеләренә килеп иреште. Без аларның төп йортына юнәлдек. Ишегалдындагы чисталык һәм төзеклек күзгә ташланды. Безне Мәгъсүм абыйның әнисе Разыя апа каршы алды. Мәгъсүм абый белән күптәнге танышлар кебек кочаклашып күрештек. Сеңлесе Марзыя шул арада өстәлгә самавыр китереп куйды һәм сүз чәй өстәле артында дәвам итте. Мәгъсүм абыйның авылдагы хәлләр, колхоз һәм мәктәп тормышы белән якыннан таныш булуын белеп гаҗәпләндек. Бу сөйләшүдән без файдалы, тирән фикерләр һәм киңәшләр алдык.Мәгъсүм Насыйбуллин балалар, яшьләр өчен якты маяк булды. Мәктәпләрдә беренче һәм соңгы кыңгыраулар аның катнашында үтә, аның чыгышларын балалар йотлыгып тыңлыйлар иде. Сабантуйлар, милли бәйрәмнәр, язучылар һәм атаклы шәхесләр белән очрашуларны оештыруда да аның ярдәме зур булды.
Мәгъсүм аганың “Без капчыкта ятмый”, “Телсез шаһитләр”, “Төнге ату” дип исемләнгән һәм бик күп башка китаплары дөнья күрде. Беркем дә җинаятьче булып тумый, шулай булгач, алар кайдан барлык
...
Дәвамы