Баш бит » 2014 » Август » 28 » Энгель Фәттахов: Җиде яшькә кадәр барлык балаларга татар телен, һичьюгы, сөйләм теле дәрәҗәсендә өйрәтергә кирәк
20:57
Энгель Фәттахов: Җиде яшькә кадәр барлык балаларга татар телен, һичьюгы, сөйләм теле дәрәҗәсендә өйрәтергә кирәк

    Бүген мәгариф өлкәсендә төп бурычларның берсе – 2016 нчы елга кадәр 3 яшьтән узган барлык балаларны мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында урын белән тәэмин итү. Бу хакта бүген мәгариф хезмәткәрләренең шәһәр август киңәшмәсенең пленар утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов билгеләп узды.
Аның әйтүенчә, бу юнәлештә программа проекты нигезендә, быел республика буенча балалар бакчаларында 6 мең 450 урын булдырыла, 2015 нче елда Татарстанда мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр өчен 13 мең яңа урын барлыкка килергә тиеш. Бу максатларга 7,5 млрд сум акча юнәлтү планлаштырыла.
Энгель Фәттахов, мәктәпкәчә мәгариф федераль стандартларын гамәлгә кертүне дәвам иттерергә кирәк, дип ассызыклады. Ул хәзерге вакытта барлык мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының ноутбуклар, проекцион техника, яңа уку-методик комплектлар белән тәэмин ителгәнен билгеләде. “Без тәрбиячеләрнең квалификациясен күтәрү бурычын куябыз”, - дип белдерде ул. Министр мәктәпкәчә белем бирү баскычында куелачак бурычларны санап узганда, балаларны башлангыч мәктәптә белем бирүгә әзерләүнең төп юнәлеш булуына басым ясады.
Министр фикеренчә, 7 яшькә кадәр балаларга, татар телен, һич югы, сөйләм теле дәрәҗәсендә өйрәтергә кирәк. “Быел “Билингваль балалар бакчасы” конкурсын уздыруга 50 млн сум ача бүлеп бирелә. Былтыр 20 млн сум акча сарыф ителгән иде, - дип белдерде ул. Энгель Фәттахов әйтүенчә, мөгаен, Казан буенча бәйге аерым үткәрелер, чөнки биредә проблема аеруча кискен тора. - Без урыннарга чыгып, кемнең ничек эшләячәгенә бәя бирәчәкбез”, - дип кисәтте ул. Министр конкурслар буенча тау-тау кәгазь өеме таләп ителмәячәгенә вәгъдә бирде.
Энгель Фәттахов педагоглар өчен дә татар телен профессиональ белүне арттыруга юнәлдерелгән семинарлар оештырырга күрсәтмә бирде. “Укучыларның ике дәүләт телен камил үзләштерүе шуңа бәйле булачак”, - диде ул.
“Заманча мәгариф. Яңа сыйфат. Яңа контекстлар. Яңа чишелешләр” темасына төп доклад белән Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, Казанда 59 меңгә якын бала (72 процент) балалар бакчаларында урын белән тәэмин ителгән, бу Россия буенча уртача күрсәткечтән югарырак. 3 яшьтән узган барлык балаларга юллама бирелгән. Хәзерге вакытта 1,5-3 яшькә кадәрге балаларның 14 меңнән артык булуын исәптә тотып, быел Казанда балалар бакчаларында тагын 4380 урын барлыкка киләчәк.
1 нче сентябрьдән Казанда өстәмә рәвештә 9 балалар бакчасы ачылуы ниятләнә. Илсур Һадиуллин балалар бакчаларының 69 процент өлешендә капиталь төзекләндерү кирәклегенә дә игътибарны юнәлтте.
Шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы әйтүенчә, быелның үзенчәлеге – мәктәпкәчә мәгариф стандартлары барлыкка килү. “Һәр бала өчен индивидуаль белем бирү маршрутын булдыру – балалар бакчалары эшчәнлегенең төп юнәлеше. Без бу эшкә балаларны бакчадан мәктәпкә тапшыру күзлегеннән якын килергә тиеш”, - диде ул.
Казан мэры Илсур Метшин 2011-2013 нче елларда шәһәрдә 42 балалар бакчасы сафка бастырылганын, киләсе елга тагын 28е төзеләчәген әйтте. “Әгәр дә 9 ел элек, шәһәр хакимиятенә килгән вакытта, берничә елдан 70 балалар бакчасы калкып чыгачак дисәләр, гомер ышанмас идем. Хәзер алар берсе артыннан берсе төзелә, нәтиҗәдә, нәниләрнең бакчаларда урын белән тәэмин ителешенең 72 процентка җитүенә ирештек”, - ди шәһәр җитәкчесе.
"Татар-информ" МА материаллары буенча


 

Караулар: 1207 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: татар теле