Баш бит » 2014 » Август » 28

   25 августта  Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең һәлак булуына 70 ел тулды. 1944 елның 25 августында, Плетцензее төрмәсендә фашист гильотинасы батыр 11 татар егетенең гомерен өзә. Каһарманнарны искә алу һәм шагыйрь-каһарман һәйкәленә чәчәк кую өчен Кремль янындагы мәйданга шактый күп халык җыелды.

      Чараны Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова ачып җибәрде. “Җәлилчеләрне шушы рәвешле искә алу – матур күренеш. Иң мөһиме – хәзерге көндә мондый корбаннарны булдырмау. Моның өчен тыныч, имин күкнең кадерен белеп яшәргә кирәк. Ә безнең каһарманнар алдында булган төп бурычыбыз исә – аларны хәтерләү”, - диде Ирада Әюпова үз чыгышында. Искә алу җыены татар җырчылары һәм театр артислары башкаруындагы җырлар һәм ... Дәвамы

Караулар: 1171 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 28.08.2014

    Бүген мәгариф өлкәсендә төп бурычларның берсе – 2016 нчы елга кадәр 3 яшьтән узган барлык балаларны мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында урын белән тәэмин итү. Бу хакта бүген мәгариф хезмәткәрләренең шәһәр август киңәшмәсенең пленар утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов билгеләп узды.
Аның әйтүенчә, бу юнәлештә программа проекты нигезендә, быел республика буенча балалар бакчаларында 6 мең 450 урын булдырыла, 2015 нче елда Татарстанда мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр өчен 13 мең яңа урын барлыкка килергә тиеш. Бу максатларга 7,5 млрд сум акча юнәлтү планлаштырыла.
Энгель Фәттахов, мәктәпкәчә мәгариф федераль стандартларын гамәлгә кертүне дәвам иттерергә кирәк, дип ассызыклады. Ул хәзерге вакытта барлык мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының ноутбуклар, проекцион техника, яңа уку-методик комплектлар белән тәэмин ителгәнен билгеләде. “Без тәрбиячеләрнең квалификациясен күтәрү бурычын куябыз”, - дип белдерде ул. Министр мәктәпкәчә белем бирү баскычында куелачак бурычларны санап узганда, балаларны башлангыч мәктәптә белем бирүгә әзерләүнең төп юнәлеш булуына басым ясады.
Министр фикеренчә, 7 яшькә кадәр балаларга, татар телен, һич югы, сөйләм теле дәрәҗәсендә өйрәтергә кирәк. &ldq ... Дәвамы

Караулар: 1204 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 28.08.2014