Баш бит » 2014 » Декабрь » 14 » Эскизларда калган гарасат
16:54
Эскизларда калган гарасат

   Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан саен, күңелдә сугыш афәтен җиңгән каһарманнар турында күбрәк беләсе килү теләге уяна. Дошманга каршы көрәшкә кемнәр генә күтәрелмәгән. Һөнәрләре, калебләре белән хәрби яшәештән бөтенләй ерак торган кешеләр дә кулларына корал тотып яу кырына китәргә мәҗбүр булган. “Каләмле каһарманнар” сәхифәсенең бүгенге герое - фронтовик-рәссам Лотфулла Фәттахов.


Татарның атаклы кылкаләм остасы Лотфулла Фәттаховның язмышы күпмедер дәрәҗәдә Михаил Ломоносовныкына тартым. Унөч яшьлек Лотфулла да белем алу, рәссамлыкка уку өчен Сергачтан җәяүләп Казанга килә. Аягында бау белән бәйләнгән резин галош, аркасында - биштәр. Рус, чуаш, татар авыллары аша ул Казанга килеп җитә. Дөм ятим малайга 13нче мәктәп сыйныфында йокларга рөхсәт бирәләр. Сөйләмендә мишәр акценты чагылганга, авыл малаеннан көлүчеләр дә табыла. Үсмер Лотфулланың исә мондый мөнәсәбәткә исе китмәгән, ул белем алырга, кеше булырга омтылган. Харис атлы малай аның хәленә керә. Атаклы Харис Якупов белән Лотфулла Фәттаховның дуслыгы әнә шул үсмерлек чорыннан башлана да инде. Ике мәшһүр рәссам гомер буе бер-берсенә терәк, дус булып иҗат итә.

Харис ага Якупов истәлекләреннән: “6нчы сыйныфта укыган чак. Классыбыз белән газетага мәкаләләр язабыз. Берзаман безгә Горький өлкәсендә яшәүче бер малайдан хат килеп төште: «Мине дә үз классыгызга алыгыз әле», - дигән. Шулай итеп, без бер сыйныфта укый башладык. Казанга җәяүләп килгән Лотфулланың бер әйбере дә юк иде. Класста йоклый, ашарына да кем нәрсә булдыра ала - шуны алып килә. Беркадәр вакыттан соң аның турында әнигә сөйләдем. Әни үзе дә ике яшьтән ятим калып, 20 яшенә кадәр кеше өстендә яшәгән. «Алып кайт ул баланы», - диде. Кеп-кечкенә бүлмә. Кичкә керсәк, идәнне тутырып йоклыйбыз, аяк басар урын калмый. Урын җитмәгәч, ашап-эчкәч самавырларны алып куеп, мин өстәл өстендә, Лотфулла өстәл астында йоклый торган булды. Бездә үсте, сугыштан да безгә кайтты”.


Лотфулла Фәттахов Харис Якупов


1939 елгы фин сугышында Лотфулланың гаскәри тормышы башлана. 1940 елның гыйнварында 21 яшьлек Лотфулланы - кече командирлар полк мәктәбе курсантын 86нчы укчы дивизиягә озаталар (ул мәктәп Бресттан төньяктарак урнашкан була). Сугышның әүвәл көннәрендә фашистлар Белосток казаны дип аталган шушы урыннан камалышны өзеп, эчкәрәк үтәргә омтыла. Әлеге каты бәрелешләрдә Лофулла контузия алып, дошман кулына эләгә. Өч айга сөйләшү-ишетү сәләтен югалта.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәрен фронтовик болай дип искә алган: «1941 елның 22 июне ял көне булгач, кәеф яхшы иде. Ләкин ул безнең өчен “канлы якшәмбе”гә әйләнәсен беркем дә белми иде шул. Кичтән волейбол уйнадык, кемдер өенә хат язып утырды. «Николай Щорс» киносын карадык та, дию йокысы белән йоклап та киткәнбез. Һич көтмәгәндә полк территориясендә туплар шартлый, снарядлар ярыла башлады. Самолетлар гүләве, бомбаларның үзәк өзгеч чинавы, аларның колак тондыргыч шартлаулары... Бөтен гарнизонны хәрби тревога белән уятып канлы бәрелеш башланды. Без сугыш башланганын белми идек әле. Германия белән СССР арасында килешү төзелгән иде бит! Көнбатыштан һөҗүм иткәч, провокация генәдер дип уйладык. Казармалар, комсостав өйләре дөрләп яна. Сугышчылар арасында паника башланды. Безнең ротадан берничә солдат винтовкаларыбыз белән дөрләп янып яткан арыш кырына килеп чыктык. Төтен исеннән тын кысыла. Алай да дошман ягына төбәп ут ачтык. Ике көннән немецлар безнең эзгә төште. Алга таба ачы һәм коточкыч көннәр башланды – без әсирлеккә эләккән идек...”


Лотфулла Фәттахов


Хәрби әсирләрне Германиянең Линген шәһәренә озаталар. Биредә безнекеләр адәм чыдамаслык шартларда кала. Кайбер әсирләр шуларга түзә алмыйча, үзләре үк, атып үтермәсләрме дип, фашистлар алдына ташлана торган була. Берничә мәртәбә тоткынлыктан качып китәргә дә телиләр. Ләкин дошман солдатлары аларны гел кире кайтара. Лотфуллага күп мәртәбәләр солдат иптәшләрен этләр ботарлап-чәйнәп үтергәнен күрергә туры килә.


Лотфулла Фәттахов

 

Лотфулла Фәттахов


Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССРның Дәүләт, Татарстанның Г.Тукай исемендәге премияләре лауреаты рәссам Лотфулла Фәттахов 1918 елда Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы Анда авылында туа. Казан сәнгать училищесын тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1946 елдан Татарстан сәнгать фондында эшли. 1960-1968 елларда - РСФСР Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы һәм аның сәркатибе.

Л.Фәттахов – “В.И. Ленин Татарстан АССРны төзү турындагы декретка кул куя” (Х.Якупов белән бергә), “Ватан турында җыр”, “Игеннәр өлгерде”, “Яңа бура”, “Яшьлек”, “Сабантуй”, “Мулланур Вахитов”, “Шәһәрдән кайту” һ.б. бик күп картиналар авторы. 1981 елда вафат була.


Лотфулла Фәттахов


Лотфулла Фәттахов сугыш турында гаиләсенә сөйләргә һәм фронт киноларын карарга яратмаган. Мөгаен, газап чиккән чакларын хәтерендә яңартырга теләмәгәндер. Лотфулла Фәттаховның кызы Фәридә Шәрифуллина да әлеге фикерне куәтләп, бер вакыйганы бәян итте:


Фәридә Шәрифуллина


- Берзаман овчарка ияртеп безгә энемнең дусты килгән. Әти этне күрүгә һушын югалтып егылган. Гомер буе овчарка асраган кешеләрне аңламады. “Ничек инде бу явыз эт белән бер өйдә яшәмәк кирәк? Бу овчарка бер секундта кешене тетеп ташларга мөмкин!” - дип әйтә торган иде. Дошман әсирлегендә этләр үзәгенә үткән булган, күрәсең. Рәссамнар безгә җыелып күңелләрен йомшарткан вакытларда гына әти сугыш хатирәләрен искә төшереп алгалый иде. “Лотфулла, син бигрәк ябык инде, азрак тазарырга тырыш”, дигән сүзләренә, “Ә сез нигә соң шундый юаннар?” – дияр иде. “Табигатебез шундый” дигәннәргә, “Табигатьтән түгел ул, концлагерьга эләккәндә без барыбыз да төрле кешеләр идек, ә инде 2-3 ай узгач бөтенебез бертөрле булып, 40 килограммга калдык” дип, тегеләрнең авызларын ябып куя иде. Әти мәрхүм чандыр гәүдәле, озын буйлы кеше иде. Аның һәрвакыт мольберт каршында эшләп утырганы истә. Без иртән торганда да, кичен йокларга ятканда да кулыннан пумаласы төшмәде. Остаханәләр бирелгәч, анда да кичкә хәтле картиналар ясый иде. “Бер көн дә иҗатсыз узмасын” дия-дия эшләде, - дип сөйләде Фәридә ханым.

Лотфуллага дошман әсирлегендә дүрт ел газап чигәргә язган була. Туган иленә исән-имин кайткач та, совет власте аны колач җәеп каршы алмый, билгеле. Озак еллар сорау алып теңкәсенә тияләр. Лотфулланның туган иле каршында гаебе юк, ул сынауларны егетләрчә уза. Аңа рәссам буларак зур проектларны да ышанып тапшыралар. Татарстанның 30 еллыгына, мәсәлән, алар Харис Якупов белән «Декретка кул кую» дип аталган картина иҗат итә. Татарстан кылкаләм осталырыннан соң башка республикаларда да декретка кул куюга багышланган әсәрләр туа...

Лотфулла ага гаиләсендә татар теленең сафлыгын кайгыртып яшәгән. Хатыны Суфия апа белән алар өч бала тәрбияләп үстерә. Тәрбия мәсьәләләре башлыча Суфия ханым җилкәсендә булса да, атаклы рәссам балаларының үз телләрен камил дәрәҗәдә белүен таләп итә.

- Әти белән сөйләшкәндә бер генә рус сүзе кыстырып җибәрсәң дә, ачулана торган иде. Мин аңламыйм, татарча әйт дип кисәтә торган булды. Без - балаларына гына түгел, әниебезгә дә шул таләпне куя. Әни бит Казан кызы, сөйләменә рус сүзләре кергәләгәндер инде. Менә шулай гадәтләнеп киттек, рус мәктәбендә укысак та, гаиләдә татарча гына сөйләшә идек. Моның өчен әтиемә мең рәхмәтлемен. Әти мәрхүм татарлыкны бик яратты, - ди Фәридә апа әтисе хакындагы истәлекләрен күңелдә яңартып.

Фәридә ханым тарихчы-этнограф булып китүендә әтисенең роле зур, дип саный. Ата кеше балаларында телгә генә түгел, тарихыбызга карата да мәхәббәт уяткан, татар тарихы турында бәйнә-бәйнә сөйләгән. Өйләрендә һәрвакыт тарихка кагылышлы китаплар саклаган.

2018 елда киң җәмәгатьчелек Лотфулла Фәттаховның тууына 100 ел тулуны билеләп үтәчәк. Әлеге күркәм вакыйгага рәссамның хатыны Суфия апа да (аңа хәзер 87 яшь), балалалары да әзерләнә. “Әтинең 100 еллыгында Татарстан Сынлы сәнгать музеена өйдә сакланган архив материалларын, иҗади мирасын бүләк итәргә уйлыйбыз, бу - әнибезнең тәкъдиме. Әтинең иң күп картиналары биредә саклана бит. Әни янына җыелганда һәрвакыт әтине искә алабыз, ул үлмәгән дә кебек, әйтерсең лә, үз бүлмәсендә эшләп утыра. Әни әтигә кияүгә чыкканда 20 яшьтә булган. Гомер буе килешеп яшәгәннәр. Әтине бик карады, һәрвакыт өстен-башын кайгыртып гел ак күлмәктән йөртте”.

Рәссам сугыш чорында блокнот, кәгазь кисәкләренә карандаш белән рәсемнәр ясый торган була. Бу рәсемнәрдә сугышчан иптәшләре, җимерелгән йортлар, яндырылган иген кырлары тасвирлана. Шундый тарихи блокнотларының берсе - “Казан” милли-мәдәни үзәгендә, ә калганнары гаилә архивында саклана.

   Чыганак                                Мөршидә КЫЯМОВА
Караулар: 1252 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: рәссам, Л.Фәттахов