Баш бит » 2014 » Декабрь » 14

   Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан саен, күңелдә сугыш афәтен җиңгән каһарманнар турында күбрәк беләсе килү теләге уяна. Дошманга каршы көрәшкә кемнәр генә күтәрелмәгән. Һөнәрләре, калебләре белән хәрби яшәештән бөтенләй ерак торган кешеләр дә кулларына корал тотып яу кырына китәргә мәҗбүр булган. “Каләмле каһарманнар” сәхифәсенең бүгенге герое - фронтовик-рәссам Лотфулла Фәттахов.


Татарның атаклы кылкаләм остасы Лотфулла Фәттаховның язмышы күпмедер дәрәҗәдә Михаил Ломоносовныкына тартым. Унөч яшьлек Лотфулла да белем алу, рәссамлыкка уку өчен Сергачтан җәяүләп Казанга килә. Аягында бау белән бәйләнгән резин галош, аркасында - биштәр. Рус, чуаш, татар авыллары аша ул Казанга килеп җитә. Дөм ятим малайга 13нче мәктәп сыйныфында йокларга рөхсәт бирәләр. Сөйләмендә мишәр акценты чагылганга, авыл малаеннан көлүчеләр дә табыла. Үсмер Лотфулланың исә мондый мөнәсәбәткә исе китмәгән, ул белем алырга, кеше булырга омтылган. Харис атлы малай аның хәленә керә. Атаклы Харис Якупов белән Лотфулла Фәттаховның дуслыгы әнә шул үсмерлек чорыннан башлана да инде. Ике мәшһүр рәссам гомер буе бер-берсенә терәк, дус булып иҗат итә.

Харис ага Якупов истәлекләреннән: &ldq ... Дәвамы

Караулар: 1244 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 14.12.2014