Баш бит » 2012 » Март » 3 » ГАЛИ ГАЛИЕВ исемендәге конкурс
19:56
ГАЛИ ГАЛИЕВ исемендәге конкурс
    Бөтен республикада таратыла торган "Серемне сиңа чишәм" гәзите редакциясе, "Хезмәт даны" гәзите редакциясе каршындагы "Салават күпере" иҗат берләшмәсе Байлангар урта мәктәбе дирекциясе белән берлектә укучы балалар арасында иң яхшы шигырьгә Гали Галиев исемендәге конкурс игълан итте.
    Конкурста 4-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Шигырьләрнең темасы һәм саны чикләнми. Бәйгегә 2012 нче елның 19 маенда, Татарстан матбугаты көнне, шагыйрьнең туган авылы Байлангар урта мәктәбендә йомгак ясалачак.
    Конкурста җиңүчегә 5000 сум, икенче урын алучыга(2 урын) 3000 сум, өченче урын алучыга (3 урын) 2000 сум премия тапшырылачак. 500 сум күләмендә 3 кызыксындыру премиясе билгеләнәчәк. Җиңүчеләрнең һәркайсы "Серемне сиңа чишәм" гәзитенә бушлай язылу хокукына ия булачак.
    Иң сәләтле дип табылган бала алдагы уку елы дәвамында (9 ай) ай саен 1000 сум күләмендә Гали Галиев исемендәге стипендия алып барачак.
    Конкурска шигырьләрне "Хезмәт даны" редакциясенә тапшырырга мөмкин. Конкурсның төп оештыручысы һәм иганәчесе - якташыбыз, танылган әдип һәм журналист Заһид Мәхмүди.

 
Чыганак: "Хезмәт даны" гәзите.
Караулар: 1625 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: конкурс