20:11 Якташыбыз Мәгъсүм ага Насыйбуллинның иҗаты онытылмас | |
Мәгъсүм аганың “Без капчыкта ятмый”, “Телсез шаһитләр”, “Төнге ату” дип исемләнгән һәм бик күп башка китаплары дөнья күрде. Беркем дә җинаятьче булып тумый, шулай булгач, алар кайдан барлыкка килә соң? Авторның җавабы әсәрләрендә: гаилә һәм җәмгыять формалаштыра. Әйтик, “Чаң сукканны көтмә” дигән парчасында сүз ир белән хатынның балаларына әһәмият бирмәүләре нәтиҗәсендә яшьләрнең начар юлга кереп китүләре турында бара. Бу хакта Мәгъсүм абый халык белән очрашулар вакытында да аңлатып бирә. Киләсе буыннар аның хезмәтләрен тирәнтен өйрәнерләр, әсәрләренең тәрбияви әһәмияткә ия булуына инанырлар, дим.Әлегә аның иҗаты, тормышы җитәрлек өйрәнелмәгән, исеме дә мәңгеләштерелмәгән. Гомумән алганда, Мәгъсүм ага милли җанлы зат, авылыбызга Аллаһ Тәгаләнең бүләге булган. Тормышның ачысын-төчесен шактый татыган гади авыл егете бервакытта да авырлыклар алдында баш имәгән, мәшһүр язучы дәрәҗәсенә күтәрелгән, “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә, республика хөкүмәтенең мактау кәгазенә лаек булган. Башлыча читтә яшәсә дә, күңеле белән туган авылы Байлангарда булган, дип әйтергә нигез бар, чөнки ул мәңгелек урынын да шушында, ата-бабалары белән рәттән сайлаган. Аллаһ Тәгалә урынын җәннәттә кылсын. Рафаэль ЯРМИЕВ, замандашы
| |
Караулар: 1095 | | |