16:12 "Ялкын" журналының онлайн архивы дөнья күрде! | |
Сезнең матур истәлекләрне кайтару, бүгенге яшьләрне "Ялкын" журналының тарихы белән таныштыру максатыннан, "Татнетны үстерү фонды", "Белем.ру" җәмгыяте "Ялкын" журналы белән берлектә, Татарстан Республикасы милли китапханәсе ярдәме белән "Татар иле" татар социаль челтәре проекты кысаларында журналның зур онлайн-архивын булдырды! "Ялкын" журналының 1961 нче елдан башлап чыккан саннарын уку өчен "Татар иле" проектына керергә һәм аның "Китапханә" бүлегенә күчәргә кирәк! Журналлар һәм газеталар Китапханәнең "Периодик басма" рубрикасында урнаштырылып киләләр. Якын арада "Татар илендә" укучылар өчен "Сабантуй" журналы/газетасының архивы белән танышу мөмкинлеге дә ачылачак, дип көтелә. Әлегә Китапханәне татар телендә нәшер ителгән файдалы китаплар һәм журналлар белән тутыру эшләре бара. Урнаштыру тәмамланганнан соң алар тагын бер кат системалаштырылачак һәм киң катлам укучыларга хәбәр ителә/ | |
Караулар: 1598 | | |