Баш бит » 2015 » Август » 27 » Япон егете Казуки Аояма татар грамматикасы турында китап язарга тели
15:31
Япон егете Казуки Аояма татар грамматикасы турында китап язарга тели

    Соңгы вакытта татар телен өйрәнүче чит ил кешеләренең саны арту күзәтелә. Татар теленә кызыксыну бигрәк тә Япониядә артты. Аның башкаласы Токиода татар теле курслары 2014 елның ахырыннан бирле уздырыла. Әлеге дәресләрне Төркиянең Япониядәге илчелеге, Юныс Әмрә институты белән берлектә, оештыра. Татар телен Гөлнара Курасава укыта. Курсларга йөрүчеләр татар теленең кыскача грамматикасын өйрәнә, тәрҗемә белән шөгыльләнә, татар җырларын өйрәнеп җырлый. Дәресләр һәр якшәмбе көнне үткәрелеп, анда барлыгы 20ләп кеше йөри. Курсларга йөрүчеләр арасында Япониянең Хиросима шәһәрендә туган Казуки Аояма да бар. Хәзерге вакытта ул Токио университетында тел белеме белгечлеге буенча укый. Югары уку йортында ул төрек телен тирәнтен өйрәнә. Шуңа бәйле рәвештә, егеттә башка төрки телләрне, шул исәптән татар телен, өйрәнү теләге туган. Татар теле курслары турындагы мәгълүматка очраклы рәвештә, Интернет аша тап булган Казуки, шатланып, анда йөри башлаган.

“Мин төрек телен яхшы беләм. Ә төрек hәм татар телендә сүзләр hәм грамматика бик охшаш булганга, татарчага өйрәнү минем өчен бик авыр түгел. Минем өчен татар теле – бик матур тел. Шулай ук татар милли киемнәре һәм биюләре дә бик ошый”, – дип фикерләре белән уртаклашкан Казуки.

Киләчәктә Казанга килү теләге дә юк түгел егетнең. Әмма, быел университетта магистратурага кергәнлектән, әлегә сәяхәт итү мөмкинлеге юк. Казуки, япон теленнән тыш, инглизчә һәм төрекчә яхшы белә. Хәзер рус телен өйрәнергә тотынган, әмма анысы авыррак бирелә, ди егет үзе. Ул киләчәктә дә татар телен өйрәнүне дәвам итеп, татар теле грамматикасы буенча китап язарга тели.

Бу хакта Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты мәгълүмат-аналитика идарәсеннән хәбәр итәләр.

(Казан, 25 август, “Татар-информ”).

Караулар: 954 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: татар теле