Баш бит » 2015 » Август » 27

    Соңгы вакытта татар телен өйрәнүче чит ил кешеләренең саны арту күзәтелә. Татар теленә кызыксыну бигрәк тә Япониядә артты. Аның башкаласы Токиода татар теле курслары 2014 елның ахырыннан бирле уздырыла. Әлеге дәресләрне Төркиянең Япониядәге илчелеге, Юныс Әмрә институты белән берлектә, оештыра. Татар телен Гөлнара Курасава укыта. Курсларга йөрүчеләр татар теленең кыскача грамматикасын өйрәнә, тәрҗемә белән шөгыльләнә, татар җырларын өйрәнеп җырлый. Дәресләр һәр якшәмбе көнне үткәрелеп, анда барлыгы 20ләп кеше йөри. Курсларга йөрүчеләр арасында Япониянең Хиросима шәһәрендә туган Казуки Аояма да бар. Хәзерге вакытта ул Токио университетында тел белеме белгечлеге буенча укый. Югары уку йортында ул төрек телен тирәнтен өйрәнә. Шуңа бәйле рәвештә, егеттә башка төрки телләрне, шул исәптән татар телен, өйрәнү теләге туган. Татар теле курслары турындагы мәгълүматка очраклы рәвештә, Интернет аша тап булган Казуки, шатланып, анда йөри башлаган.

“Мин төрек телен яхшы беләм. Ә төрек ... Дәвамы

Караулар: 952 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 27.08.2015

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың Кукмара муниципаль районында эш визиты белән булды. Аны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм Кукмара районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Димитриев озатып йөрде.

Кукмара шәһәр тибы ... Дәвамы

Караулар: 955 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 27.08.2015

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучылар өчен вазифалар системасы кертү тәкъдиме белән чыккан.

“Күп еллар дәвамында укытучы мәктәптә укытучы булып кала, без аңа бернинди карьера баскычы тәкъдим итмибез. Педагог-экспертлар тарафыннан укытучыларның төрле вазифаларын кертү мөмкинлеге турын ... Дәвамы

Караулар: 994 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 27.08.2015

Татарстанның Милли китапханәсе үзенчәлекле проект оештырырга җыена. 30 август көнне “Паркта китапханә” дигән мәдәни-агарту чарасы Әдәбият, шулай ук Парк һәм скверлар елы уңаеннаен узачак.


Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел һәм Казан шәһәре көненә багышланган проект шактый кызыклы булыр дип көтелә. Мәгълүм булганча, республиканың төп китапханәсе 150 еллыгын билгеләп үтә. Олуг даталар елында китапка тагын да күбрәк мәхәббәт, аның бүгенге ролен арттыру ниятеннән уза әлеге проект. Чара Лобачевский һәйкәле янында, Кремлёвский, 33 йорт тирәсендә иртәнге уннан көндезге икегә кадәр үтәчәк.

Милли китапханәдән алынган мәгълүматларга караганда, программада китап һәм иллюстратив тематик күргәзмә, буккроссинг, китап һәм иҗади остаханәләр, һ.б. күркәм чаралар оештырыла. “Ачык микрофон”рубрикасында респу ... Дәвамы

Караулар: 1121 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 27.08.2015