Баш бит » 2014 » Август » 28 » Казанда җәлилчеләрне искә алдылар
21:13
Казанда җәлилчеләрне искә алдылар

   25 августта  Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең һәлак булуына 70 ел тулды. 1944 елның 25 августында, Плетцензее төрмәсендә фашист гильотинасы батыр 11 татар егетенең гомерен өзә. Каһарманнарны искә алу һәм шагыйрь-каһарман һәйкәленә чәчәк кую өчен Кремль янындагы мәйданга шактый күп халык җыелды.

      Чараны Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова ачып җибәрде. “Җәлилчеләрне шушы рәвешле искә алу – матур күренеш. Иң мөһиме – хәзерге көндә мондый корбаннарны булдырмау. Моның өчен тыныч, имин күкнең кадерен белеп яшәргә кирәк. Ә безнең каһарманнар алдында булган төп бурычыбыз исә – аларны хәтерләү”, - диде Ирада Әюпова үз чыгышында. Искә алу җыены татар җырчылары һәм театр артислары башкаруындагы җырлар һәм шигъри әсәрләр белән үрелеп барды.

Чарада М.Җәлилнең нәсел-нәсәбе вәкилләре дә катнашты. Шагыйрьнең кызы Чулпан Моабит дәфтәрләренең туган илгә кайтуын зур могҗиза дип атады. “Әлеге дәфтәрләрне алып кайткан кешеләр гомерләрен куркыныч астына куйган. Шуңа да Нигъмәт Терегулов, Андре Тимерманс кебек шәхесләр исеме зур хөрмәткә лаек. Җәлилчеләрнең батырлыгын илгә кайтарырга ярдәм иткән һәрбер галимгә, тикшеренүчегә аерым рәхмәт белдерәсем килә”, - диде Чулпан ханым.

Искә алу җыенына Җәлилнең кызы гына түгел, оныгы Татьяна, оныкчыклары Елизавета белән Михаил да кайткан. 14 яшьлек Миша һәм 6 яшьлек Лиза бергәләшеп искә алу җыенына килүчеләр алдында скрипкада музыкаль композиция башкарды. “Һәр елның 25 августында без гаиләбез белән Казанга, бабайны искә алырга кайтабыз. Бу инде бер традициягә әверелде. Бер караганда, бу безнең өчен кайгылы көн. Әмма икенче яктан, җәлилчеләр кылган батырлыкны бүген дә хәтерләгәннәрен күрү – үзе бер шатлык. Инде минем балаларым да Җәлилнең кем икәнен белеп, аның белән горурланып үсә,”- дип, кичерешләре белән уртаклашты каһарман-шагыйрьнең оныгы Татьяна.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан тарих сәхифәләрен барлап, М.Җәлил тоткынлыкта булган төрмәдә, шул баракларда фашистлар тарафыннан 2 891 кешенең үтерелүен җиткерде. Шуларның 24 Советлар Союзыннан булган. Әнә шул 24нең яртысына якыны, төгәлрәге, 11е – татар ир-егетләре: Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров. Алар үлемнәре белән үлемсезлек яулаган шәхесләр. Рафис Корбан әйтүенчә, быел искә алу җыенының географисе киң, чарага хәтта Кабардин-Балкар республикасыннан да кунаклар килгән.

Соңрак искә алу чарасына җыелучылар М.Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.

Хатыйп Миңнегулов, КФУ профессоры, әдәбият галиме:

Заман агышының тизлеге артса да, үзгәрми торган вакыйгалар, шәхесләр була. Муса Җәлил – нәкъ менә шундый шәхес. Без аның кыйммәтен әле һаман да тулысынча бәяләп бетермибез. Татар телендә сөйләшеп, татар китаплары укып шундый зур дәрәҗәгә, халык тарафыннан танылуга ирешкән ул. Миңа калса, 70 ел – зур дата. Шуңа бүгенге чара татар дөньясы күләмендә тагын да зурлап үткәрелергә тиеш иде.

Гәрәй Рәхим, Татарстанның халык шагыйре:

Хәзерге заман вакыйгалары күзлегеннән караганда, Украина, Гыйрак, Израильдә барган кешеләрне җәзалап үтерү фонында Җәлил һәм аның көрәштәшләре исеме бүген яңа төсмерләр белән яңгырый. Аларның башы чабылу – халкыбыз өчен зур фаҗига. Әмма шул ук вакытта соклангыч батырлык белән горурлык та. М.Җәлил шигърияте бүген дә яшь шагыйрьләр өчен өлге булып тора. Һәр 25 август аның һәйкәле янына җыелу – халкыбызның гореф-гадәтенә әверелеп бара. Киләчәктә дә шулай булсын иде.

Чыганак

 
Караулар: 428 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: җәлилчеләр, М.Җәлил