18:21 Композитор София Гобәйдуллина «Дуслык» ордены белән бүләкләнде | |
“Мин үз ватаным – Татарстан белән, Казан шәһәре белән горурланам, - диде София Гобәйдуллина. – Бөтен җаным сезнең белән, туган шәһәрем болай җылы кабул итүенә бик тәэсирләндем. Игътибарыгыз һәм кайгыртуыгыз өчен зур рәхмәт”. София Гобәйдуллина шулай ук алдагы көнне Казан консерваториясендә узган иҗат кичәсеннән алган тәэсирләре белән уртаклашты. Ул билгеләп үткәнчә, очрашу ул элек укыган бинада узган. Иң сокландырганы минем өчен хор чыгышы булды, күз яшьләрен тыеп булмады, диде композитор. Рөстәм Миңнеханов: “Сез фамилиягезне тарихка алтын хәрефләр белән теркәп куйгансыз. Сезнең әсәрләрегез бәһасез, - диде, композиторга мөрәҗәгать итеп. – Без Сезнең белән, якташыбыз булуыгыз белән горурланабыз”. Татарстан Президенты София Гобәйдуллинаны күптән түгел булган юбилее белән тагын бер тапкыр котлады һәм биредә үк, Татарстанда, 90, 95 һәм 100 яшьлек юбилейларын да билгеләп үтәргә насыйп булсын иде, дип теләде. | |
Караулар: 1409 | | |