Баш бит » 2016 » Ноябрь » 03

Композитор София Гобәйдуллина «Дуслык» ордены белән бүләкләнде     Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күренекле композитор, Россия композиторлар берлеге әгъзасы София Гобәйдуллинаны 85 яшьлек юбилее белән котлады. Рөстәм Миңнеханов София Гобәйдуллинага музыка сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык иҗат эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – «Дуслык» ордены тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә Президент резиденциясендә узды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

... Дәвамы

Караулар: 1283 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 03.11.2016

 
Әсән-Елга клубында якташыбыз Әхмәт Юнысны искә алдылар (фотолар)   Әсән-Елга мәдәният йортында якташ шагыйребез Әхмәт Юнысның тууына 100 ел тулу уңаеннан кичә үткәрелде. Анда Казан һәм Яр Чаллы шәһәреннән язучылар, журналистлар катнашты. Шагыйрьнең биографик хәле, иҗаты, аның турында истәлекләр барланды.

 

 

Әлеге истәлекле чарадан Рәшит Минлегалиев фотолары:

... Дәвамы

Караулар: 990 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 03.11.2016