Баш бит » 2015 » Август » 27 » Кукмарада Рөстәм Миңнеханов катнашында "Йолдызлык" балалар бакчасы ачылды
15:18
Кукмарада Рөстәм Миңнеханов катнашында "Йолдызлык" балалар бакчасы ачылды

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың Кукмара муниципаль районында эш визиты белән булды. Аны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм Кукмара районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Димитриев озатып йөрде.

Кукмара шәһәр тибындагы бистәсендә Рөстәм Миңнеханов катнашында 260 урынга исәпләнгән яңа "Йолдызлык" балалар бакчасы ачылды.
Сергей Димитриев анда сәламләү чыгышында, балалар бакчасы ачылу - район өчен зур бәйрәм, дип, ул Татарстан җитәкчелегенә ярдәм өчен рәхмәт әйтте һәм районда республика программалары уңышлы гына чынга ашырылуын искәртте.

Рөстәм Миңнеханов биредә яшәүчеләрне яңа балалар бакчасы ачылуы белән котлады, ул демографик вазгыять уңай булган Кукмарага кирәк иде, диде. "Районда уңай үзгәрешләр күп. Бүген биредә балалар бакчасы, клуб, ФАП ларга ихтыяҗ бар. Безнең бурыч - авылда яшәүчеләр эре шәһәрләрдәге шартларда яшәсеннәр өчен тырышу. Шуңа күрә без күп санлы программаларын гамәлгә ашырабыз", - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов. Безнең киләчәк - балаларда, быел республикада 75 яңа балалар бакчасы ачылачак - бу рекордлы сан", - дип искәртте.

"Искиткеч балалар бакчасы - безнең балалар кебек матур. Әйдәгез, аларның уңышларына бергәләп куаныйк! Котлыйбыз!" - диде Р.Миңнеханов йомгаклау сүзендә.

Кукмарада "Йолдызлык" балалар бакчасы нәкъ бер ел элек төзелә башлады. Республика бюджетыннан бу максатларга 141 млн сум бүленеп бирелде, дип белдерде "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына балалар бакчасы мөдире Зөһрә Зинәтуллина. Яңа балалар бакчасын "Созвездие - Йолдызлык" фестиваль хәрәкәте хөрмәтенә очраклы гына атамаганнар. "Без бу юнәлештә үсеш алачакбыз, безнең барлык мөмкинлекләр һәм кадрлар бар", - диде мөдир.

Аннары Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ФАПны, ремонттан соң ачылган Кукмара табиб йортын һәм балалар тудыру бүлеген карады.

Караулар: 960 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: мәгариф, Кукмара