20:08 МӘГЪСҮМ НАСЫЙБУЛЛИН исемендәге конкурс | |
Детектив һәм маҗаралы хикәяләр язучылар арасында күренекле язучы, бик күп детектив китаплар авторы Мәгъсүм Нәҗип улы Насыйбуллин исемендәге премиягә бәйге дәвам итә. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Хикәяләрнең күләме 3 басма биттән артмаска тиеш. Җиңүчеләргә беренче урынга - 3000 сум, икенчегә - 2000 сум, өченчегә 1000 сум күләмендә премия биреләчәк.Бәйгегә 2012 нче елның 19 маенда, Татарстан матбугаты көнне йомгак ясалачак.
Конкурска язмаларны "Хезмәт даны" редакциясенә тапшырырга мөмкин.
Конкурсның төп оештыручысы һәм иганәчесе - якташыбыз, танылган әдип һәм журналист Заһид Мәхмүди.
Чыганак: "Хезмәт даны" гәзите
| |
| Караулар: 1757 | | | |