Баш бит » 2015 » Гыйнвар » 5 » Мәктәп китапханәсенә - "Татар иле"нә!
16:22
Мәктәп китапханәсенә - "Татар иле"нә!

     Инде күпләрегез белгәнчә, бу көннәрдә, "Татар иле" мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрен яңарту кысаларында, Татар онлайн китапханәсен тулылыландыру эшләре алып барыла. Берничә атна элек Татар иле китапханәсенә 400 дән артык электрон "Ялкын" журналы архивы булдырылып урнаштырылуы турында хәбәр иткән идек инде. Бу атнада исә мәктәп укытучылары, укучылар, студентлар һәм татар әдәбияты белән кызыксынган кулланучылар өчен онлайн-китапханәгә "Мәктәп китапханәсе" сериясеннән 60 том китап урнаштырылу эшләре бара. Хәзерге минутларда Татар иленә "Мәктәп китапханәсе" сериясенең инде 45 томы эшкәртелеп урнаштырылган. Якындагы берничә көндә Китапханәдә барлык томнар да урнаштырылыр дип көтелә. 

Әлегә кадәр бу серия китаплар мәктәп китапханәләрендә генә урын алган һәм укучыларга бу китапларны уку өчен чират торырга кирәк иде. Бу атнадан башлап аларны уку өчен Татар иленә генә керергә дә була.

Китапханәдә укучылар үзләрен кызыксындырган китапларны проектның эзләү системасын кулланып яисә жанрлар буенча сайлап ала алалар. "Мәктәп китапханәсе" сериясеннән китапларны уку өчен Китапханәнең "Махсус серияләр" өлешенә күчәргә һәм үзегезгә кирәк булган томны ачып укырга кирәк.

"Мәктәп китапханәсе" сериясеннән китаплар 2002 елдан башлап "Хәтер (ТаРИХ)" нәшрияты тырышлыгы белән әзерләнеп нәшер ителеп килә һәм бүгенге көндә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан барлык мәгариф учреждениеләре өчен тәкъдим ителә.

"Мәктәп китапханәсе" сериясенең иң беренче томы Фәнис Яруллинга багышланган. Һәрбер китапта иң элек әдипнең (язучы, шагыйрь, драматург) тормыш һәм иҗат юлы белән якыннан танышырга мөмкин. Аннан укучыларга аның сайланма әсәрләре тәкъдим ителә.

Әлеге эшне башкарып чыккан кешеләр ("Хәтер (ТаРИХ)" нәшрияты, Татнетны үстерү фонды, "Белем.ру" җәмгыяте, ТР Милли китапханәсе һ.б.) татар әдәбияты буенча әлеге бай материал һәркем өчен дә кызыклы һәм файдалы булыр дип ышанып калалар.

Чыганак

Караулар: 1066 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: китап, китапханә