Баш бит » 2015 » Гыйнвар » 05

     Инде күпләрегез белгәнчә, бу көннәрдә, "Татар иле" мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрен яңарту кысаларында, Татар онлайн китапханәсен тулылыландыру эшләре алып барыла. Берничә атна элек Татар иле китапханәсенә 400 дән артык электрон "Ялкын" журналы архивы булдырылып урнаштырылуы турында хәбәр иткән идек инде. Бу атнада исә мәктәп укытучылары, укучылар, студентлар һәм татар әдәбияты белән кызыксынган кулланучылар өчен онлайн-китапханәгә "Мәктәп китапханәсе" сериясеннән 60 том китап урнаштырылу эшләре бара. Хәзерге минутларда Татар иленә "Мәктәп китапханәсе" сериясенең инде 45 томы эшкәртелеп урнаштырылган. Якындагы берничә көндә Китапханәдә барлык томнар да урнаштырылыр дип көтелә. 

Әлегә кадәр бу серия китаплар мәктәп китапханәләрендә генә урын алган һәм укучыларга бу китапларны уку өчен ... Дәвамы

Караулар: 1065 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 05.01.2015