Баш бит » 2015 » Август » 27 » Милли китапханә китапка мәдхия укый!
15:02
Милли китапханә китапка мәдхия укый!

Татарстанның Милли китапханәсе үзенчәлекле проект оештырырга җыена. 30 август көнне “Паркта китапханә” дигән мәдәни-агарту чарасы Әдәбият, шулай ук Парк һәм скверлар елы уңаеннаен узачак.


Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел һәм Казан шәһәре көненә багышланган проект шактый кызыклы булыр дип көтелә. Мәгълүм булганча, республиканың төп китапханәсе 150 еллыгын билгеләп үтә. Олуг даталар елында китапка тагын да күбрәк мәхәббәт, аның бүгенге ролен арттыру ниятеннән уза әлеге проект. Чара Лобачевский һәйкәле янында, Кремлёвский, 33 йорт тирәсендә иртәнге уннан көндезге икегә кадәр үтәчәк.

Милли китапханәдән алынган мәгълүматларга караганда, программада китап һәм иллюстратив тематик күргәзмә, буккроссинг, китап һәм иҗади остаханәләр, һ.б. күркәм чаралар оештырыла. “Ачык микрофон”рубрикасында республика язучылары, шагыйрьләр белән очрашу көтә. “Идел” журналының рус варианты баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова, язучы Гөлсинә Галимуллина, шагыйрә Гөлнур Корбанова кызыклы чыгышлар вәгъдә итә.

Уен мәйданына килгән кунаклар игътибарына китапханә тарихына, язучылар иҗатына нисбәтле кызыклы викториналар оештырыла. “Тукай геройларын ясыйбыз” арт-импровизациясе дә катнашучыларда зур кызыксыну уятачак, дип ышандыра чара хуҗалары.
 
Открытка, китап арасына кыстыргычлар ясау буенча мастер-класслар да оештырыла. Шулай ук, биредә борынгы документларны реставрацияләү серләрен ачарга җыеналар. Кул эшләреннән торган ярминкә-күргәзмәдә истәлеккә яки якыннарыгызга бүләкләр сатып алу да каралган.

Буккроссинг яратучылар китап алмаша. Укыган китапны калдырып, киштәдән үзеңә ошаганын алып китәргә мөмкин. Китапханәчеләр “Балаларга - китап”, дигән хәйрия акциясе дә оештырырга ниятли. Бу акциядә теләсә кем катнаша ала. Моның өчен бары тик китап яисә башка әйберләр бүләк итәргә мөмкин. Җыелган бүләкләрне балалар йортларына тапшырачаклар.

“Китап язабыз... Татарстан республикасы Милли китапханәсенә багышлана” акциясендә исә, һәр кеше үз теләкләрен язып калдыра. Фикер-теләкләр бер китапка тупланачак.

Архитектура гүзәллекләренә битараф булмаганнар өчен “Ушаковлар йорты - тарих һәм замана” дигән экскурсия оештырыла. Бу көнне китапханә яңа укучыларын кабул итәргә дә җыена. Китапханәгә теркәлеп “Укучы билеты” алу өчен паспорт һәм фотография (3х4 см) генә кирәк. Фикер киңлекләрегезне ачарга вакыт, дип санасагыз китапханәгә рәхим итегез. Проект авторларының шигаре – «Укы. Уйла. Сөйлə».

Чыганак

Караулар: 1123 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: китап