Баш бит » 2012 » Март » 21 » Нәүрүз мөбарәк булсын!
21:16
Нәүрүз мөбарәк булсын!
           
   Нәүрүз (фар. نوروز — яңа көн) — Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме.
  Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга — 21–22 мартка туры килә.
  Нәүрүз бәйрәмен татарлар да каршылый. Яңа елны март аенда башлап җибәрүнең татарлар яшәгән Урта Идел буенда булганлыгы мәгълүм. Ул чорда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага — 10 көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп, «нәүрүз әйтеп» йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар, шәкертләр башкарган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.
Караулар: 1619 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: Нэуруз, Бэйрэм