Баш бит » 2016 » Октябрь » 7 » Рифә Рахман: «Улым Путин янында» дигән хикәя язарга дип уйлап торам»
17:35
Рифә Рахман: «Улым Путин янында» дигән хикәя язарга дип уйлап торам»

Рифә Рахман: «Улым Путин янында» дигән хикәя язарга дип уйлап торам»Эстрада, театр, гомумән, сәнгать әсәрләренең сыйфаты түбән булу хакында ишетергә туры килә. Хаклылары да, хаксызлары да бар. Хәтта Президент авызыннан ишетелгәннәре дә. Ләкин ничек кенә булмасын, сәнгатьнең нигезендә әдәбият ята. Әдәбият тиешле дәрәҗәдә түгел икән, берсе дә алга китмәячәк. Шуңа күрә, әдәбиятның төрле өлкәләрендә хезмәт иткән ун язучыга ун сорау белән мөрәҗәгать итәргә булдык. Бүгенге кунагыбыз – шагыйрь, прозаик, әдәбият галиме Рифә Рахман.
– Заман әдәбияты торышын ничек бәялисез? Кайберәүләр бүген татарча укырлык әсәрләр юклыгыннан зарлана.
– Заманына күрә әдәбиятыдыр инде. Тәнкыйть үлгән, әдәби әсәрләрнең җитешсезлегенә күрәләтә күз йомган бер вакытта, әдәбиятны чүп баса. Бу бит теләсә кайсы өлкәдә шулай. Авыл хуҗалыгы рәисе, үз кырындагы хисапсыз чүпне күрмичә, бик әйбәт дип тора икән, әлбәттә, чүп, гарип яшелчә, сыйфатсыз иген генә үсәчәк. Кулланучылар затлы ризык урынына теләсә нәрсә ашауларына риза икән, бигрәк тә. Әсәрләрне нык эшкәртеп бастырырга туры килә. Һәрдаим яңа исемнәр эзлибез, аларга юллар ачарга тырышабыз. Булышуларыбыз үзен акласын иде дә бит.

Кайберәүләр, шуны яздым, моны яздым, укыдыңмы, диләр. Туры сүзле булсам да, чын җаваптан качам, беренче абзацын йә тәүге битен…  дип әйтмим. Саф татар телендә язылган образлы телле әсәрләрне дә укуы кыен булгалый. Бу авторларның бүгенге көнне, яшәү темпын, укучының кабул итү һәм реакция бирү тизлеген тоймауларыннан килә. Татар прозасына, гомумән алганда, динамика җитми, хәрәкәт динамикасы гына да түгел, хиснеке дә, сөйләмнеке дә.
Яшьләрнең кулга килеп кергән һәр әсәрен укыйм. Мине безне алмаштырачак буынның талант, каләм хезмәтенә әзерлек дәрәҗәсе бик борчый. Яшьләр прозасына күпчелек очракта тел камиллеге, сюжет кызыклыгы, сөйләм логикасы җитми. Әлегә мин яратып укыган яшь прозаик юк.

Бүгенге татар шигърияте бер алган биеклекләрдән төшмәде, чөнки әлегә талантлы шагыйрьләр саны шактый, аларны тәмам басып китәрлек түгел. Драматургиябез хәленнән канәгатьсезмен. Бигрәк тә сәхнәләргә менгәненнән. Ни гаҗәп: яратып караган пьесалар еш кына гомерсез, бармактан суырылып язылганнары куела да тора. Театрларыбыз үзе күрергә теләгән укучыны, сирәк яңгыраган тәнкыйть сүзләренә игътибар итмәстән, тәрбияләргә өлгерде. Хәзер халыкның күпчелеге мәртәбәле сәхнәләргә шоу карарга йөри. Үзем язам, үзем җырлыйм, дип мактанучы өч тиенлек җырчы-композитор-шагыйрьләр янәшәсендә үзе яза, үзе куя, үзе уйный торган драма артистларыбызның чиле-пеш­ле әсәрләре сәхнәбезне шулай ук чүп кырына әйләндерә бара.

Прозага килгәндә, сез әйткән зарлану туарга нигез бар. Тезмә әдәбиятта сыйфаты түбән текстлар күп, һәр әсәрне укып барыр­га вакыт җитмәгән бер заманда, әйбәте читтә кала, күзгә күренми. Укучы кайвакыт әдәбиятны үзен һәрдаим пропагандалап йөргән, һавалы каләмдәшләребез иҗаты аша күзаллый. Талантлы язучылар төрле оешмаларда хезмәт итә, еш кына халык арасына чыгып китә алмый. Вакытлы матбугатка, фәнгә җиң сызганып хезмәт итәрлек каләм ияләре аз заман бит.
Мине бик борчыган бер хәл күзәтелә. Кеше «фәлән итте», күзем кызды, дип кенә проза язучыларыбыз күренә башлады. Бәлки, әле үз өлкәсендә бөтенләй үк төшеп калган иҗатчы да түгелдер… Әмма прозага бик җиңел карый: теге яки бу хәл турында ишетеп ала да шуны хикәя итеп бастыра. Ни конфликт, ни аның үстерелеше, ни башкасы юк. Укучы исә аны, вакытлы матбугатта чыккан икән, җитмәсә, моңа кадәр ишетеп белгән авторы да булса, димәк, укырлык әсәр яза, дигән фикер белән кулына ала, ә укыгач, аерым автор прозасына күрә бирелергә тиеш бәяне тулы әдәбиятка күчерә. Нәрсә язарга белмәгәннән генә каләмгә тотынучыларның прозасын укый торгач, бөтенләй укырлык әсәрләр юк, дигән хата фикер формалашадыр да. Бар ул укырлык әсәрләр, үтә аз, дип тәгаенләштерер­гә кирәк.

 –  «Хәзерге заман укучысы» дигән сүзне еш кулланалар. Укучы заманга бәйле үзгәрәме? Алай икән, бүгенге укучы нинди ул?
– Укучы заманга бәйле үзгәрә һәм үзгәрергә тиеш тә! Әмма ул, заман алга киткән саен, интеллектуальләшә барган, зәвыгы югарырак күтәрелгән укучы булырга тиеш! Тиешлек – бер нәрсә, чынбарлык –  икенче. Егерменче гасыр башын искә төшерик. Бүген дә таң калдырган проза да, шигърият тә күп язылган, әмма белемсез укучыны әдәбиятка якынайтырлыгы да язылудан туктамаган. Заманына күрә бу хәл үзен аклаган, гади катламнарны әдәбиятка, матбугатка, бигрәк тә алар уздырган кирәкле идеяләргә һәм аннан соң, икенче бер этапта сыйфатлы сәнгатькә тартырга кирәк булган. Җитмәсә, гыйлемле әдәбиятчылар, күпсанлы әсәрләр арасыннан иң яхшыларын сайлап, бүгенге көн укучысына юллаган, гомер бакый яшәвенә шартлар тудырган.

Бүген дә күпчелек укучының сыйфатлы әдәбиятка ихтыяҗы түбән, аңа буш вакытын тутырырлык әсәрләр генә кирәк. Мондый укучыларның булуы куркыныч түгел, мине зәвыклы укучының саны кимү борчый. Егерменче гасыр башында белемле кешеләр берничә мәдрәсә бетергән, дөнья әдәбиятын, күпгасырлык көнчыгыш шигъриятен һәм прозасын тирән белгән. Андыйлар алга таба, авылларга таралгач, мәдрәсә-мәктәпләрдә ул белемне инде башкаларга тараткан. Шулай итеп, татар халкының күзаллавы да, яхшы әдәбиятка зәвыгы да үскән.

Совет чорында да укытучылыкка иң белемле кешеләр генә киткән һәм үз фәнен һәм милләтен үстерүгә җанын-тәнен биреп, бар гомерен багышлаган. Бу хәл хәзер үзгәрде. Белемле мөгаллимнәргә эләгү – баланың, гаиләнең әйтеп бетермәс бәхете, шатлыгы. Бала үстерүчеләр моны яхшы белә. Мәктәп арты мәктәп алмаштыручылар бигрәк тә. Талантлы мөгаллимнәр дә мәктәпләрдә бармак белән генә санарлык.
Югары сәнгать әсәрләренә ихтыяҗсызлык, беренче чиратта, тәрбиягә барып тоташа: ул укучының хәбәрсезлегеннән, укымышсызлыгыннан, уку йортларында чын әдәбият дәресләре алмавыннан килә. Әдәбиятны һәрвакыт тормыш белән чагыштырам: тәмле ризык ашап үскән бала – тәмлегә тартыла, күрмәгәненә нәрсә дә ярый. Мин ризыкка талымсыз, дип мактанучылар юкмыни?! Өстәлгә агусыз, саф ризык килүне теләргә кирәк!

–  Заман белән бергә язучы да, аның җәмгыятьтә тоткан урыны да үзгәрә. Бүгенге язучы нинди булыр­га тиеш, аның миссиясе нәрсәдә?
– Язучыдагы заманга бәйле рәвешләр – милләтенә, яшәү һәм иҗат итү шартларына күрә. Үз иле, мөстәкыйльлеге булмаган татар язучысының гасырлар дәвамына сузылган һәм өзелмәскә тиешле миссия­се бер генә – аның иҗаты милләтнең үзаңын үстерергә тиеш. Бу – татар кешесенең чынбарлыкка һәм тарихи үткәнгә күзен ачу; эчке рухын сафландыру; телен, туган җирен, милләтен, шул милләтнең сәнгатен яраттыру; ахыр чиктә, мәстәкыйльлеккә омтылышын көчәйтү дигән сүз.

– Язучы шундый булырга тиеш, кебегрәк сүзләр еш яңгырый, ә язу­чының хәле ничек, дию бик ишетелми… Ул нинди хәлдә?
– Ул бүген, иҗат итүне бер дә килеп чыкмас кебек буш вакытына калдырып, гаиләсен ашатыр һәм яшәтер өчен, теге яки бу эш урынында тиеннәргә хезмәт иткән хәлдә.

– Яхшырак язу өчен язучыга нинди шартлар тудырырга кирәк?
– Талантлы кеше шартка карамый яза, ул язмыйча түзә алмый, аның халыкка әйтер сүзе бар. Аны иҗат белән генә яшәтерлек шартлар турында уйланырга кирәк. Ичмаса, аларның башка өлкәдәге хезмәте – журналистлык һәм фәнни эшчәнлеге тиеш дәрәҗәдә бәяләнсен иде.



– Язучы хезмәтенә рәсми статус бирүгә ничек карыйсыз, аны ничек җайга салып була?
–  Аның рәсми статусы юкка чыгарылган дип белмим. Әгәр кем дә кем оешмабызда әгъза икән, бу лаеклы ялга чыкканда исәпкә алына, беркайда да эшләмәгән булса да, минималь социаль пенсия алачак, дип беләм, әмма аңа яшәргә мөмкинме? Татар язучысының һич югы актив каләме көн итәрлек акча китерәме? Юк, билгеле! Бигрәк тә үз акчаңа китаплар да чыгарсаң, аны үзкыйммәтенә генә булса да сатып кара! Әгәр рус язу­чысы безнең танылган язучылар иҗат иткән сандагы хезмәтләр бас­тырса, океаннарда утраулар ала алыр. Һөнәри язучы сыйфатында яшәр өчен, укучы саны кирәк. Их, оешмабызда исәптә торучылар саны аз булса икән…, дип уйлап куйган чаклар еш. Хөкүмәттән ниндидер ярдәм сорау да мөмкин булыр иде кебек. 337 язучыны аның җилкәсенә ташлар заман түгел. Сан артыннан кууыбызның төп зыяны чын каләмчеләргә төшә, аларның китап­лары нәшриятларда чират көтеп ятарга мәҗбүр, хезмәтләре дә акчалата тиешенчә бәяләнә алмый, аңа шунлыктан ял һәм иҗат йортларына юлламалар да аз бирелә. Үз илең булганда, бөтен халкың ана телеңдә сөйләшкәндә генә, һөнәри язучы сыйфатында яши аласың! Нинди генә мәсьәләне күтәрсәк тә, барыбер шул проблемага килеп чыгачакбыз. Аны гел кабатлап торасым килмәгәнгә генә, кайбер сорауларга җавапта читләп узам.

– Язучының иҗади үсешендә әдәби тәнкыйтьнең роле бармы? Тәнкыйть бүген нинди хәлдә, аның үсеше өчен нәрсә эшләргә мөмкин?
– Әдәби тәнкыйть – җан асрау көнендә. Андый чакта йә тегеләйгә, йә болайга китешне көтәләр. Терелсен иде инде. Моның өчен ике шарт кирәк: тәнкыйтьче холкындагы куркаклыкны юкка чыгару һәм аның үзенең дә югары сәнгать әсәрен аера, аңлый алырлык булуы. Бик танылган һәм чит илләрдә дә билгеле галимнәребез, шигъриятне өйрәнүчеләр дә үз арабызда шагыйрь сыйфатында бәяләнмәгәннәрне мактап мәкаләләр язып чыкмыймыни? Хәтта күкләргә күтәреп! Ә чиле-пешле шигырьләр иҗат итүче һәм үзен чын даһи санап йөрүче галимнәр турында ни әйтерсез? Әдәбият һәм тәнкыйть – әнә шулай язучы, укучы, тәнкыйтьче яссылыгында бик нык береккән бер барыш ул. Югары сәнгать әсәрләрен яза алучылар бик аз калган заманда, дөресен яза алырлык тәнкыйтьченең табылуы авырлык – табигый.

– Әсәрләрне тарату, китап сәүдәсе турында фикерләрегез.
– Һәр сорау – бер битлек җавап таләп итә. Киләчәк әңгәмәгә калдырыйк.

 – Язучы укучылары белән һәр­вакыт аралашырга тиеш, диләр. Килешәсезме?
– Әлбәттә! Элегрәк китап уку­чылар күп булгандыр инде. Шифаханәгә ятсам, бер белмәгән кешеләр, кемнәндер ишетеп алып, хәл белергә килә башлый иде, авырулар бүлмәмне уку залына әйләндерәләр, чөнки очрашуны, буш вакытым табылуны көткәннәр. Ә ул инде хастаханә палатасында гына табылгандыр, табиблар аптырап бетә иде. Бар нәрсә үзгәрә… Үзебез дә гел укучы арасына чыга алмыйбыз, олыгаябыз, килеп алган җирләргә генә барыр­га тырышабыз. Хәзер бит эштән китүләр дә элеккедән кыенлашты, язучыларга күп җирләрдә иҗат көне бирүдән дә туктадылар.

 – Соңгы вакытта нинди әсәр язасыз? Ул нәрсә хакында?
– Көнем соңгы вакытта күпсанлы җыелышларда һәм редакция­гә килгән яисә каләм тибрәтүчеләр өемә китергән әсәрләр укып-редакция­ләп уза диярлек. Мин планлы иҗат итмим. Буш вакыт тапканда, компьютер каршына утырам, шул чакта күңелгә нинди сюжет алдан килсә, аны, әдәби кабыкка салып, кәгазьгә төшерәм; вакыт азрак булса, шигырьләр язу белән канәгатьләнәм. Алай да бу ялда «Улым Путин янында» дигән хикәя язарга дип уйлап торам, чөнки исемен язуга ук, кунак килеп керде дә өзелде. Теләсәгез, газетагызга бирермен. Уйландыра торган, үзенчәлекле сюжетлы әсәр, эчтәлеген сөйләргә теләмим.

 

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Чыганак

Караулар: 130 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: якташ язучы, Рифә Рахман