Эстрада, театр, гомумән, сәнгать әсәрләренең сыйфаты түбән булу хакында ишетергә туры килә. Хаклылары да, хаксызлары да бар. Хәтта Президент авызыннан ишетелгәннәре дә. Ләкин ничек кенә булмасын, сәнгатьнең нигезендә әдәбият ята. Әдәбият тиешле дәрәҗәдә түгел икән, берсе дә алга китмәячәк. Шуңа күрә, әдәбиятның төрле өлкәләрендә хезмәт иткән ун язучыга ун сорау белән мөрәҗәгать итәргә булдык. Бүгенге кунагыбыз – шагыйрь, прозаик, әдәбият галиме Рифә Рахман.
– Заман әдәбияты торышын ничек бәялисез? Кайберәүләр бүген татарча укырлык әсәрләр юклыгыннан зарлана.
– Заманына күрә әдәбиятыдыр инде. Тәнкыйть үлгән, әдәби әсәрләрнең җитешсезлегенә күрәләтә күз йомган бер вакытта, әдәбиятны чүп баса. Бу бит теләсә кайсы өлкәдә шулай. Авыл хуҗалыгы рәисе, үз кырындагы хисапсыз чү
...
Дәвамы