Өч татар шагыйренең әсәрләре “Россия халыклары заманча поэзиясе антологиясе”ндә урын алачак. Бүгенге көндә яшәп иҗат итүче кайсы әдипләрнең шигырьләрен рус теленә күчереп, Россия җәмәгатьчелегенә җиткерүне эксперт комиссиясе хәл итәчәк.
“Россия халыклары заманча поэзиясе антологиясе”н Мәскәүнең тәрҗемә әсәрләр бастыру тәҗрибәсе булган “Берләшкән гуманитар нәшрият” (ОГИ нәшрияты) ширкәте бастырып чыгарачак. Моның өчен алар быел Россия Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән “2016-2017 елларга Россия Федерациясе халыклары милли әдәбиятларына ярдәм итү” программасы финанс чараларыннан файдаланачак. Россиядә игълан ителгән Әдәбият елы кысаларында эшләнгән әлеге программа кысаларында 2017 елга кадәр Россия халыклары поэзиясеннән тыш, заманча проза, балалар әдәбияты һәм драматургиясе үрнәкләрен дә рус теленә тәрҗемә итеп, антологияләр нәшер итү көтелә.
Нәшрият генераль директоры Дмитрий Ицкович сүзләренчә, Россиядә йөздән артык тел исәпләнә, аларның 44 ендә әдәби әсәрләр иҗат ителә. Поэзия антологиясенә шул 44 телнең барысы да керәчәк. Бүгенге көндә унсигез төбәктә язучылар, галимнәр, тәрҗемәчеләр катнашында эксперт төркемнәр оештырылган. Ел азагына кадәр алар лаеклы дип табылган авторларны сайлап, федераль редакцион советка җиткерәчәк. Ә антологияне 2016 ел башында бастырырга вәгъдә итәләр. Антологиянең төп темалары – табигать һәм кеше, дин һәм мифология, халык зирәклеге һәм милли гореф-гадәтләр булачак.
– 44 тел-милләт вәкилләренең заманча шигърияте белән таныштыру һәм әдәбиятның күптөрлелеген күрсәтү өчен һәркайсыннан өч автор да аз түгел. Җыентык китапханәләргә таратылудан тыш, ирекле кулланышта интернетта да урнаштырылачак. Киләчәктә Россия халыкларының әдәбиятын таныту өчен башка китаплар да дөнья күрер, илнең 2030 елга кадәр мәдәниятне үстерү программасында тәрҗемәгә дә игътибар бирелер дип өметләнәбез. Максатыбыз зурдан – әдәбиятта яңа классиклар барлыкка килүен телибез, – ди Дмитрий Ицкович.
“Идел” журналы баш мөхәррир урынбасары, булачак антологиянең федераль редакцион советы әгъзасы Алия Кәримова әлеге проект Россия халыкларына заманча әдәбият мәйданында берләшергә мөмкинлек бирүен ассызыклый. “Без телләрне белмәү сәбәпле, еш кына күрше төбәкләрдәге милли әдәбиятның торышыннан хәбәрдар түгел. Рус теле – халыклар өчен аралашу теле. Милли телләрдә иҗат ителгән әсәрләр рус теленә тәрҗемә ителсә, язучыларыбызны башкалар да беләчәк. Югыйсә, бүген рус телле кешедән татар язучылары турында сорасаң, Муса Җәлил исемен генә атарга мөмкиннәр. Аны да әле аянычлы язмышка дучар ителгән Бөек Ватан сугышы Герое булганы өчен”, – ди Алия Кәримова.