Баш бит » 2015 » Август » 27 » Россия мәктәпләрендә укытучы-остазлар һәм укытучы-ассистентлар барлыкка килергә мөмкин
15:11
Россия мәктәпләрендә укытучы-остазлар һәм укытучы-ассистентлар барлыкка килергә мөмкин

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучылар өчен вазифалар системасы кертү тәкъдиме белән чыккан.

“Күп еллар дәвамында укытучы мәктәптә укытучы булып кала, без аңа бернинди карьера баскычы тәкъдим итмибез. Педагог-экспертлар тарафыннан укытучыларның төрле вазифаларын кертү мөмкинлеге турында тәкъдим килде. Без укытучы ярдәмчесе, өлкән укытучы, укытучы-остаз, укытучы-эксперт, укытучы-методист кебек вариантларны карыйбыз”, – дип белдергән РФ мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Наталья Третьяк Новосибирскида.

Третьяк билгеләп узганча, әлегә бу тәкъдим буенча фикер алышу таләп ителә, һәм укытучылар җәмәгатьчелеге хуплавыннан башка бернинди үзгәрешләр дә кертелмәячәк. “Бу фикер алышу өчен тәкъдим генә. Барысы да әлеге идеянең ни дәрәҗәдә актив хуплануыннан тора”, – дип тәгаенләгән ул.

Караулар: 998 | Өстәде: Ләйсән