Баш бит » 2015 » Декабрь » 14 » Т.Миңнуллин исемендәге III республика конференциясе
18:41
Т.Миңнуллин исемендәге III республика конференциясе

   Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Казан шәһәренең «Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия» гомуми белем бирү учреждениесе белән берлектә күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге һәм ТРның Г.Тукай исемендәге бүләкләре лауреаты, халык язучысы Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын, татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан 2016 нчы елның март аенда укытучыларның һәм укучыларның III республика конференциясен оештыру турында хәбәр итә.

 

Конференциянең нигезләмәсе

Караулар: 1227 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: Т.Миңнуллин, конференция