19:54 Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиаданың беренче туры тәмамланды | |
![]() Һәр категория буенча икенче турда катнашу мөмкинлеге Олимпиаданы оештыру комитеты тарафыннан 2014 елның 12 гыйнварена кадәр билгеләнә. Әгәр җиңүчеләр саны алдан билгеләнеп куелган катнашучылар саныннан артып китсә, беренче тур җиңүчеләренә өстәмә бирем бирелә. Икенче турга узган катнашучылар исемлеге КФУның abiturient.kpfu.ru порталында яки ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында 2014 елның 31 гыйнварына кадәр урнаштырылачак. Икенче тур 2014 елның 23-27 апрель көннәрендә үткәрелә. Олимпиадада РФ субъектлары һәм чит илләрдә яшәүче 14-25 яшьлек укучылар һәм студентлар катнаша ала. Чыганак | |
Караулар: 1265 | | |