Баш бит » 2012 » Апрель » 8 » Татарча сөйләшәбез!
20:56
Татарча сөйләшәбез!
   Урамда, гаиләдә, мәктәптә, эштә татарча аралашудан тыш, интернетта да татарчага күчәбез! Бер ай булса да бөтен галәм татарларның мәш килеп чөкердәшеп үз телләрендә тәмләп сөйләшкәнен күрсен әле?!
2012 елның 1 апреленнән 26 апрельгә кадәр "Интернет татарча сөйләшә!” акциясе уза. Аның оештыручысы – "Үзебез” яңа буын хәрәкәте. Акциянең төп бурычлары – интернетта татарча аралашу, татар хәрефләрен кулланып язышу гына түгел, ә төрле телләрдә эшләүче интернет ресурсларны татар телендә куллануга өндәү.
Караулар: 854 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: татар теле, мин татарча сөйләшәм