Баш бит » 2016 » Апрель » 14 » Татарча “Тоталь диктант” үткәрелә
20:05
Татарча “Тоталь диктант” үткәрелә

Татарча “Тоталь диктант”23 апрель көнне һәркем үзенең татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала. “Бердәм диктант” кысаларында Татарстанның төрле төбәкләрендә яшәүчеләр бер үк вакытта кулларына каләм алып, бер үк текстны язачак.

Татарстан – икетелле республика. Байтак еллар татар теленең дәрәҗәсен күтәрү турында сүз алып барыла. Үз телендә камил cөйләшергә теләүчеләр саны да елдан-ел арта. Шуны күздә тотып, Казан дәүләт медицина университеты беренчеләрдән булып татарча грамоталы язу осталыгын сынау буенча акция – бердәм диктант уздыруга алынган. Әлеге акция "Татарстан Республикасы халыклары телләре турында"гы Законны тормышка ашыру, халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү максатларын күздә тотып башкарыла.

Татар телен яратучылар чарадан читтә каламыйча, туган телне ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен сынап карарга теләүчеләр күп булыр дип ышана оештыручылар. Бәйгедә катнашучылар быел Габдрахман Әпсәләмовның барыбызга да таныш “Ак чәчәкләр” романыннан өзек язачаклар.  Бу әсәргә мөрәҗәгатъ итү дә очраклы түгел. Автор үз әсәрендә табибларга хас булган намуслылык, шәфкатьлелек, үз хезмәтеңә тугры калу кебек сыйфатларны пропагандалый, һәр кешегә аңлаешлы булган, бүген дә актуальлеген югалтмаган проблемаларны күтәрә.

Бердәм диктант 23 апрель көнне сәгать көндезге 2 дә барлык үткәрү урыннарында башланып китә. Акцияне башлап җибәрүче буларак Казан ДМУ диктантны уздыруга кирәкле барлык материаллар белән тәэмин итүне үз өстенә ала. Диктантны язу мәйданчыкларында диктант язу өчен махсус бланклар, диктантта китерелгән авыр язылышлы сүзләр һәм тыныш билгеләренә аңлатмалар, тикшерү критерийлары оештыручыларга вакытында тапшырылачак.

Акция Казан ДМУның 1нче (Казан шәһәре, Бутлеров урамы, 49 а йорты) һәм фармацевтика факультетының уку-укыту лаборатория бинасында (Казан шәһәре, Ф.Әмирхан урамы, 16 йорт) узачак. Татарстан Республикасының барлык медицина училище һәм көллиятләрендә дә бәйгедә катнашучылар өчен мәйданчыклар оештырылачак (Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Минзәлә, Чистай).

Чыганак: 
Караулар: 1346 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: татар теле, диктант