Баш бит » 2016 » Апрель » 14

23 апрель көнне татар теле һәм әдәбияты буенча дөньякүләм контроль эш була23 апрель көнне  татар теле һәм әдәбияты буенча дөньякүләм контроль эш була.  "И туган тел, и матур тел" исемле контроль эш татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан үткәрелә. Белемегезне тикшереп карау һәм татар теле буенча бөтендөнья онлайн контроль эштә катнашу өчен  ... Дәвамы

Караулар: 1081 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 14.04.2016

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты ВКонтактеда рәсми төркем булдырганТатарстан Республикасының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты ВКонтакте социаль челтәрендә үзенең рәсми төркемен эшләтеп җибәрде. Ул  ... Дәвамы

Караулар: 1081 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 14.04.2016

Татарча “Тоталь диктант”23 апрель көнне һәркем үзенең татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала. “Бердәм диктант” кысаларында Татарстанның төрле төбәкләрендә яшәүчеләр бер үк вакытта кулларына каләм алып, бер үк текстны язачак.

Татарстан – икетелле республика. Байтак еллар татар теленең дәрәҗәсен күтәрү турында сүз алып барыла. Үз телендә камил cөйләшергә теләүчеләр саны да елдан-ел арта. Шуны күздә тотып, Казан дәүләт медицина университеты беренчеләрдән булып татарча грамоталы язу осталыгын сынау буенча акция – бердәм диктант уздыруга алынган. Әлеге акция "Татарстан Республикасы халыклары телләре турында"гы Законны тормышка ашыру, халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү максатларын күздә тотып башкарыла.

Татар телен яратучылар чарадан читтә каламыйча, туган телне ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен сынап карарга теләүчеләр күп булыр дип ышана оештыручылар. Бәйгедә катнашучылар быел Габдрахман Әпсәләмовның барыбызга да таныш “Ак чәчәкләр” романыннан өзек язачаклар.  Бу әсәргә мөрәҗәгатъ итү дә очраклы түгел. Автор үз әсәрендә табибларга хас булган намуслылык, шәфкатьлелек, үз хезмәтеңә тугры калу кебек сыйфатларны пропагандалый, һәр кешегә аңлаешлы булган, бүген дә актуальлеген югалтмаган проблемаларны күтәрә.

... Дәвамы
Караулар: 1342 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 14.04.2016