Баш бит » 2016 » Ноябрь » 4 » Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда татар театрының 110 еллыгына күргәзмә ачылды
18:46
Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда татар театрының 110 еллыгына күргәзмә ачылды

Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда татар театрының 110 еллыгына күргәзмә ачылды (Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). Кичә "Казан Кремле" музей-тыюлыгында урнашкан Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда "Татар мәдәнияте коды: беренче татар театрына 110 ел" күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә ачылу тантанасының дәвамы гадәти күзәтү экскурсиясе форматында түгел, ә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Наилә Гәрәева, Ренат Таҗетдинов, Луара Шакирҗанова, Әзһәр Шакиров белән иҗади кичә рәвешендә узды.

"Театр тарихының һәрбер чорыннан экспонат табырга мөмкин"

"Казан Кремле" музей-тыюлыгында Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музееның җитәкчесе Мария Давытова әйтүенчә, күргәзмәгә әзерлек май аенда ук башланган. "Минем бу музейда бөтен эш дәверемдә бу күргәзмәгә әзерлек иң кызыкларыннан булды. Биредә Сәхибҗамал Гыйззатуллина-Волжская, Ильясбәк Кудашев-Ашказарский һ.б. шәхесләргә кагылышлы уникаль экспонатлар тупланган", - диде ул.

Күргәзмә оештыру тәкъдиме Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музее тарафыннан яңгыраган. Театр директоры Илфир Якупов музей хезмәткәрләренә бу эштә ярдәмгә зур рәхмәтен белдерде.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музее мөдире, Татарстанның халык артисткасы Луара Шакирҗанова күргәзмәдә тәкъдим ителгән аеруча әһәмиятле экспонатларга игътибар итте. "Биредәге экспонатларның һәрберсе әһәмиятле. Аларның һәрберсе турында бик күп сөйләргә мөмкин", - диде ул.

Күргәзмәдә К. Тинчуринга багышланган почмакта аңа "Сәйяр" труппасы бүләк иткән алтын сәгать куелган. "Без аны бары тик аеруча әһәмиятле чараларда гына күрсәтәбез", - диде Луара Шакирҗанова.

Шул ук почмакта К. Тинчуринга бер тамашачы бүләк иткән медальон, аңа 50 яшьлек юбилеена хезмәттәшләре, язучылар, драматурглар тарафыннан куллар куелып бүләк ителгән документ та урын алган. "1937 елның 15 сентябрендә К. Тинчуринның үз юбилее кичәсеннән соң аны, кызганычка каршы, кулга алалар. Шуннан соң 19 ел дәвамында К. Тинчуринның әсәрләре куелмый. Бары 1957 елда гына "Зәңгәр шәл" янәдән сәхнәгә менә, халык театрга агыла башлый", - дип аңлатты Луара Шакирҗанова.

Аның әйтүенчә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрына көн саен 700 ләп кеше килә. Театрның фойесында К. Тинчуринның шәхси әйберләре, Г. Камалга багышланган почмак, Г. Кариевның грим тартмачыгы һ.б. әйберләр саклана, әмма декабрь аенда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры үз юбилеен билгеләп үтү сәбәпле, аларның барысын да бу күргәзмәдә тәкъдим итү мөмкин түгел. Шулай да биредә Сәхибҗамал Гыйззатуллина-Волжская, Фатыйма Ильская, Кәрим Тинчурин, Хәлил Әбҗәлилов һ.б. шәхесләргә, театрга кагылышлы төрле әһәмиятле документлар, афишалар, буклетлар һәм программалар, костюмнар, фотографияләр, газеталар һәм журналлар күрсәтелгән.

Биредә "Сәйяр" труппасы актрисасы Фатыйма Ильскаяның киемнәре һәм бизәнү әйберләре, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры фондында сакланган "Хуҗа Насретдин", "Гөлҗамал" һ.б. спектакльләрнең сәхнә киемнәре урнаштырылган. Шулай ук күргәзмәне караучылар Г.Кариевның узган гасырның егерменче елларында ясалган портретын карый ала. Бу портретның авторы билгеле түгел.

"1987 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа бинасы ачылды. Биредә аның ачылышында бүләк ителгән зур ачкыч та бар", - дип аңлатты Луара Шакирҗанова.

Аның әйтүенчә күргәзмәдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының һәрбер чорыннан бер шәхесне, аерым экспонатны күреп була. Мәсәлән, Сталинның театрга юллаган телеграммасы. "Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистлары сугыш елларында спектакльләр күрсәтә, концертлар куя. Шулай итеп, Кызыл Армия өчен 120 мең акча җыя. Моңа җавап итеп, Сталин аларга рәхмәт сүзләре белән телеграмма җибәрә", - дип сөйләде Луара Шакирҗанова.

"Театр яшәсә, халык та яшәр"

Камал театры артисткасы. Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева мондый күргәзмәне оештыру беренче тапкыр дип белдерде. "Бу бик зур вакыйга. Мин театрның мондый күргәзмәсен беренче тапкыр күрәм һәм зур дулкынлану кичерәм, чөнки мин үзем шушында күрсәтелгән тарихның бер өлеше. Миңа театрның олпат актерлары белән бер сәхнәдә уйнау насыйп булды. Без алардан барысын да сеңдердек. Алар өчен театр - ул тормыш, алар үз халкының патриотлары иде. Бу хис безгә дә күчте", - диде Наилә Гәрәева.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Таҗетдинов үзенең татар театрының өметле яшьләре күп дип ассызыклады, татар халкын театраль дип атады. "Мин 1961 елны театрда эшли башладым. Ул вакытта театрда яшьләр юк иде. Иң яшь артистка 40 яшьләр булгандыр. Ул вакытта спектакльләрне караганнан соң мин болар беткәч нәрсә булыр икән дип шакката идем. Ф. Ильская, Г. Болгарскаяның берсеннән-берсе талантлы шәхесләр иде. 1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында спектакльләр карарга килүче татарлар керү өчен чират торалар, безгә кертүебезне сорап акча сузалар иде", - дип искә алды Ренат Таҗетдинов.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров 1906 елда татар милли театры тууын кешенең беренче тапкыр милли горурлыгы уяну белән аңлатты. "Без шулай итеп руслардан берни белән дә ким булмавыбызны дәлилләдек. Милләтләр дистә, 100 миллион була ала, әмма талантлар халыкларның күплгененнән тумый. Чыңгыз Айтматовның халкы 4 миллион, ә без дистә миллон. Күплекнең әһәмиятле түгел", - диде ул.

Әзһәр Шакиров театрның элекке артистларын җәүһәр ташлар белән бер дип белдерде. "Алар бер җирдән генә булмаган, ә бөтен Россиянең төрле төбәкләреннән җыелганнар. Кызганычка каршы, ул вакытта кино булмаган. Әгәр бездә ул вакытта кино булган булса, мин сезгә татар актерлары ничек уйный алганын күрсәтер идем. Россия императоры рус театрын үзе өчен төзегән, ә безгә аны беркем дә төзеп бирмәде. Театрны халык халык өчен төзеде һәм ул аңа хезмәт итәргә", - дип тәмамлады Әзһәр Шакиров.

Күргәзмәне Г.Камал театры Татарстан Республикасы Дәүләт архивы белән берлектә оештырган. Анда Татарстан Милли музее һәм КФУның Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе материаллары файдаланылган.
Чыганак

Караулар: 1218 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: татар театры