Баш бит » 2012 » Май » 02
                  
      Бүген 77 яшендә халкыбызның танылган драматургы, прозаигы һәм публицисты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы Туфан Габдулла улы Миңнуллин вафат булды.
 Ул - бөтен гомерен халыкка хезмәткә багышлаган шәхес. Туфан ага Татарстан Республикасы Халык язучысы, Станиславский исемендәге Россия дәүләт премиясе, Г. Тукай исемендәге Татарстан Республикасы дәүләт премиясе, М. Җәлил исемендәге Татарстан Республикасы премиясе лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе иде.
Туфан Миңнуллинның туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
   Авыр туфрагыгыз җиңел булсын, урыныгыз җәннәттә булсын, Туфан ага.
 
 
Караулар: 1363 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 02.05.2012

   2012 нче елның 11 нче маенда Кукмара районы Зур Сәрдек авылы гимназиясендә, Россия тарихы елы уңаеннан, С.Сүнчәләй исемендәге төбәкара-гамәли конференция үткәреләчәк.
   Конференциядә укытучылар һәм 8-11 сыйныф укучылары катнаша ала.
Караулар: 1737 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 02.05.2012