Баш бит » 2012 » Май » 17
   16 нчы май көнендә Кукмара районының Бучирмә авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә якташ шагыйребез Рәниф ага Шәрипов иҗатына багышланган шигырь укучылар бәйгесе гөрләп үтте. Бу бәйгедә безнең мәктәбебездән дә 5 укучы (Исхакова Алисә, Сәфәргалиева Гүзәл, Сафина Зилә, Гарипова Рәфилә, Шакиров Айрат) уңышлы гына чыгыш ясады һәм автор тарафыннан тапшырылган рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Бу укучыларны чын күңелдән котлыйбыз, яңа җиңүләр, иҗади уңышлар теләп калабыз!

  
Караулар: 1559 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 17.05.2012