Баш бит » 2012 » Ноябрь » 23
   Милли республикаларда туган телне өйрәнми калырга ярамый! 
  Бүгенге көндә Интернет челтәрендә урнаштырылган сораштырулар еш кына бер яисә меңләгән кешенең язмышын хәл итә... Ә кайчагында халыкныкын.
Регнум агентлыгы күптән түгел шундый провокацион сораштыру ачып җибәрде. Ул "Изучение национальных языков в национальных республиках должно быть: - Добровольным, -Обязательным, -Мне все равно" дип яңгырый.
    Әлеге агентлык дәрәҗәле һәм зур матбугат чарасы булмаса да, бу сораштыруның нәтиҗәләре татар теле һәм башка милләт телләре өчен ярыйсы гына зыянлы булырга мөмкин. Инде хәзер күп кенә кеше Россиядә яшәгән башка телләргә карата битараф булуларын белдерә. Күп кенә татарлар һәм башка милләт кешеләре бу сораштыру турында белмәскә дә мөмкиннәр. Регнум агентлыгы үзе дә нәтиҗәләрне ничек тиеш шулай күрсәтмәскә мөмкин.
   Әмма, моңа карамастан, сораштыруда катнашырга һәм телләрне өйрәнү аермачык кирәк, дип фикерне белдерергә кирәге көн кебек ачык.
   Шуңа күрә сезнең барыгызны да, "Изучение национальных языков в национальных республиках должно быть ОБЯЗАТЕЛЬНЫМ" дип тавыш бирергә чакырабыз!!!
Караулар: 1535 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 23.11.2012