Татарстанда бу көннәрдә республиканың сәяси тормышында иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе – Татарстан Конституциясе кабул ителүнең 20 еллыгын билгеләп үтәләр. 1992 елның 6 ноябрендә Татарстанның Югары Советы депутатлары бертавыштан диярлек республика Конституциясен кабул итте. Бу Татарстан үсешенә уңай йогынты ясаган һәм республиканың хәзерге уңышларына нигез булган мөһим тарихи чара. Шуңа да төп закон кабул ителүнең 20 еллыгын Татарстанда зурлап билгеләп үтәләр. Шушы уңайдан, 2-3 ноябрь көннәрендә, Казанда "Яңа федератив Россиянең торгызылуы: Татарстан Республикасының конституцион закон чыгару тәҗрибәсе” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уза. Җомга көнне бу чараның ачылышы күпсанлы кунаклар катнашында С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узды. Тантаналы чараны Татарстан Дәүләт Советы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрде. Ул республика Конституциясенең Татарстан үсешенең нигезе булын билгеләп үтте һәм аның шактый катлаулы, сәяси һәм икътисади тотрыксызлык вакытында кабул ителгәнен искә алды. Гомумән, бу документның нинди авыр чакта, катлаулы шартларда кабул ителүе хакында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та, 20 ел элек булган чараларда актив катнашкан республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер
...
Дәвамы
Караулар: 2016 |
Өстәде: Ләйсән |
Өстәү вакыты: 06.11.2012
|
Татарстанның Милли китапханәсендә татарның мәшһүр шәхесе Җамал Вәлидигә (1887-1932) багышланган күргәзмә эшли. Китапханәнең зур залында урын алган күргәзмә әдәби тәнкыйтьченең тормыш юлын һәм эшчәнлеген киң колачлап күрсәтә. Әдәбият галимнәре раслаганча, Җамал Вәлиди - ХХ гасыр башындагы иң күренекле татар мәгърифәтчеләренең берсе. Әлеге галим-энциклопедист тарихка татар әдәби профессиональ тәнкыйтьтенә нигез салучы, фикер иясе, тел белгече, диалектолог, татар әдәбияты тарихчысы, мөгаллим-әдәбиятчы, җәмәгать эшлеклесе һәм публицист буларак кереп калган. Вәлидинең мирасы татар һәм төрки халыкларның гуманитар фәннәр үсешендә зур кыйммәткә ия. Фикер иясе һәм галимнең эшчәнлеге кырык биш яшендә туктала. Җамал Вәлиди татар интеллигенциясе вәкилләре арасыннан беренче булып сәяси золым корбаны булуга дучар ителә. Җамал Вәлидинең исеме матбугатта узган гасырның унынчы еллар башында ук күренә башлый. «Вакыт» газетасы һәм «Шура», «Аң» журналларында басылган беренче мәкаләләрендә үк ул үзен әдәбиятта һәм сәнгатьтә тирән аңлаган, киң эрудицияле, сәләтле тәнкыйтьче итеп таныта. Шул чорның күренекле язучылар иҗаты турында әдәби-тәнкыйди мәкаләләрен яза. 1923 елда чыккан «Очерк истории образованности и литературы татар»
...
Дәвамы
Караулар: 2278 |
Өстәде: Ләйсән |
Өстәү вакыты: 06.11.2012
|
Башкортстан белән Татарстанда әти-әниләр күтәргән «тел мәсьәләсе» Дәүләт Думасына кадәр барып җитте. Тиздән туган телен өйрәнү-өйрәнмәү һәр мәктәп укучысының үз ихтыярында булачак. Республикабыз мәгариф учреждениеләрендә туган телне укыту проблемасы инде берничә ел игътибар үзәгендә. Рус телен яклаучы ата-аналар митингларга да чыккалый, интернет-форумнарда актив пропаганда алып бара. Алар башта рус телен мәктәптә аз укыталар, дип зарланса, хәзер инде бөтенләй рус милләтендәге укучыларга татар телен кертмәү яклы. Рус теле түгел, башкалары кимсетелә
Татарстан парламентының Милли мәсьәләләр буенча комитеты исә бездә татарчаның рус теле белән бер дәрәҗәдә укытылуын җирле Конституциягә бәйли – республикада ике дәүләт теле бит. Шуңа татар балалары гына түгел, рус һәм башка милләттәгеләр дә татар теле дәресләренә йөрергә тиеш. Рус теле, дәүләт теле буларак, Россия Федерациясе Конституциясе белән яклана. Әмма федераль канун төбәкләрдә рус теле белән беррәттән җирле халык теленең дә дәүләт теле буларак куллануын тыймый.
...
Дәвамы
Караулар: 1582 |
Өстәде: Ләйсән |
Өстәү вакыты: 06.11.2012
|
|