Баш бит » 2012 » Декабрь » 17
   Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы нинди температура булганда мәктәптә дәресләр кичектереләчәген билгеләде.
- 23°С тан түбән булганда – авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар өчен;
- 25°С тан түбән булганда – шәһәр мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар өчен;
- 25°С тан түбән булганда – авыл мәктәпләрендә укучы 5-9 сыйныфлар өчен;
- 27°С тан түбән булганда – шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфлары өчен;
- 30°С тан түбән булганда – авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары өчен;
- 32°С тан түбән булганда – шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары өчен дәресләр кичектереләчәк.
Шулай ук, ачык һавада физкультура дәресләре үткәрү өчен температура режимы билгеләнгән.
12 яшькәчә балалар өчен температура 9°С салкыннан түбән булмаганда, җилсез көндә; 5 м/с тизлектә җил, 6°С ка кадәр салкын булганда, 6-10 м/с тизлектә җил һәм 3°С ка кадәр салкын булганда урамда дәресләр алып бару мөмкин.
12-13 яшьлек балалар өчен җилсез 12°С салкын көндә, 5 м/с тизлектә җил, температура 8°С тан түбән булмаганда; 6-10 м/с тизлектә җил, температура 5°С тан түбән булмаганда.
14-15 яшьлек укучылар өчен 15°С ка кадәр салкын һәм җил булмаганда, 5 м/с тизлектә җил һәм 12°С ка кадәр салкын булганда, 6-10 м/с тизлектә җил, 8°С ка кадәр салкын булганда.
16-17 яшьлек ө ... Дәвамы
Караулар: 1277 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 17.12.2012