Баш бит » 2012 » Декабрь » 08
    Татар теленә өйрәтүнең "Ана теле” дистанцион белем бирү системасы проектның 1 нче дәрәҗәсе 1 гыйнварга әзерләнеп бетәргә тиеш, дип вәгъдәли ТР мәгариф һәм фән министры (Казан, 7 декабрь, "Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова).
   Бүген Бөтендөнья татар конгрессы V корылтаеның Татарстан Фәннәр академиясендә "Татар халкының үзаңын формалаштыруда тарих, мәдәният һәм милли мәгарифнең тоткан урыны” темасына уздырылган секциясендә ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин хисап доклады белән чыкты.
    А.Сибагатуллин китергән белешмәдә Россиядә 5 млн. 310,6 мең, чит илләрдә 2 млн. чамасы татар яшәгәнлеге күрсәтелә. Э.Фәттахов сүзләренчә, соңгы 5 елда Татарстан югары уку йортларына Россия төбәкләреннән квота буенча 688, чит илләрдән 681, Кытайдан гына да 148 абитуриент укырга кергән. Россия төбәкләреннән булган татар яшьләре татар теле һәм әдәбияты, милли мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы, музыка укытучысы кебек белгечлекләр буенча укырга керергә теләмиләр, шул ук вакытта РФ мәктәпләрендә андый белгечләргә ихтыяҗ зур. 2010-2012 елларда ... Дәвамы
Караулар: 1433 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 08.12.2012