Баш бит » 2013 » Март » 21
   Гаяз Исхакыйның дүрт минутлык чыгышы Германиянең Һумбольд университеты каршындагы тавыш архивында сакланган. Исхакый язмада "Идел-Урал” төбәге турында сөйли.
   Казан федераль университеты Тарих институтының татар халкы тарихы кафедрасы мөдире Искәндәр Гыйләҗев гыйнвар һәм февраль айларында Германия архивларында һәм китапханәләрендә эшли. Ул Беренче дөнья сугышы вакытындагы татар әсирләре язмышын өйрәнә. Берлинның Һумбольд университетының тавыш архивында галим Гаяз Исхакый тавышы язылган чыганакка тап була.
  "Бу архивта төрле язмаларның исемлеген караганда кинәт кенә бер күрсәткечтәге исемгә күзем төште. Анда Аяз Ишайли дип язылган иде. Мин бу язманы тыңлап чыгарга булдым. Һәм ул Гаяз Исхакыйның 1932 елның октябрендә язылган тавышы булып чыкты.
    Татарның күренекле шәхесе Рәшит Рәхмәти Арат Исхакыйны яздыру тәкъдиме белән чыккан булырга тиеш дип аңладым мин. Ул 1920-нче елларда Германиядә укыган. 1920-нче еллар ахырыннан 1930-нчы елларда Гаяз Исхакый Берлинда чыгарган "Яңа милли юл" журналы белән хезмәттәшлек итә. Гаяз Исхакыйның ярдәмчесе булган. Бу аудио язманың аңлатмасы да бар. Ул кулдан язылган һәм анкетаны Рәшит Әхмәти Арат тутырган булырга тиеш.
   Бу язмада Гаяз Исхакый Идел-Урал, аның байлыклары, халкы, тарихы, ул вакыттагы хәле ... Дәвамы
Караулар: 1612 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 21.03.2013