Баш бит » 2013 » Март » 13
     Каһарман шагыйрьнең музей-фатирында даими рәвештә Республикабызның Муса Җәлил исемендәге премия лауреатлары белән очрашулар оештырыла. Быелгы очрашу, традициядән аермалы буларак, әлеге премиягә кандидатларның берничәсе белән 15 мартта узачак. Муса Җәлил исемендәге премия ике елга бер тапкыр яшь авторларның, композиторларның, рәссамнарның иң яхшы дип табылган әсәрләре өчен бирелә. Дөрес, башлангыч чорда аны Муса Җәлил исемендәге Татарстан комсомолы премиясе дип атап йөртәләр. Комсомол оешмалары таркалганнан соң, илдә барган үзгәрешләр нәтиҗәсендә, премия берничә ел (1990 елдан 1997 елга кадәр) бирелмичә дә тора. Яңадан ул республика премиясе буларак 2003 елдан торгызыла, дип хәбәр итә Милли музей матбугат үзәге.
    Лауреатлар арасында танылган шагыйрьләр Разил Вәлиев, Роберт Миннуллин, Зөлфәт, Ренат Харис, композитор Рәшит Абдуллин, драматург Туфан Миңнуллин, актер Равил Шәрәфиев һәм тагын бик күп мәдәният хезмәткәрләре бар.

Герой шагыйрь исемен йөрткән әлеге премиянең дәрәҗәсе елдан ел арта бара. Быел конкурска төрле өлкәләрдә барлыгы 66 эш тәкъдим ителгән, шуларның 21 икенче турга узган.

Музейда узачак очрашуда шагыйрь, татар ПЕН-клуб әгъзасы, "Идел” журналының бүлек мөхәррире Рүзәл Мөхәммәтшин, шагыйрь, журналист, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех, ... Дәвамы
Караулар: 1499 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 13.03.2013